Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 июль 2019, 19:30

Диңгез тозы целлюлитны бетерә

Ябыгырга теләгән, ләкин спорт белән шөгыльләнергә вакыты булмаган кешеләргә целлюлиттан котылырга ванналар ярдәм итәр.

Диңгез тозы салынган ванна тиренең тонусын арттыра, организмны йодка баета, киеренкелекне, аруны бетерә.


Аны нинди ешлыкта кулланырга?


Диңгез тозы салынган ваннаны атнага 1-2 мәртәбә керергә ярый.


Процедураны курслап узарга киңәш итәләр.


10-12 ваннадан соң 2-3 ай тәнәфес ясарга кирәк.


Ничек кулланырга?


ваннага 37-38 градус җылы­лык­тагы су җыялар;

шуңа 300-500 г диңгез тозы салып болгаталар;

ваннаның тәэсир көчен арттыру өчен суга берничә тамчы әфлисун, лимон кебек цитрус җимешләрнең эфир майларын салырга мөмкин;

ваннада 15-25 минут ятып торалар;

ахырдан тәндәге тозны юып төшермиләр, сөртенәләр һәм халат киеп куялар;

ярты сәгать ял иткәч, җылы душ керәләр. чыганак



Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 07 июнь 2012 ел №23
Читайте нас: