Петрушканың зыяны турында да онытырга ярамый. Ул нефрит, бөердә таш булганда һәм подагра вакытында киңәш ителми. Шулай ук йөкле һәм бала ашатучы хатын-кызларга да тыела.
Петрушканы табигый косметика буларак та кулланалар. Ул чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта.
Петрушка төнәтмәсе бит тиресен тигезли, шомарта, шешенүне бетерә. Моның өчен 50 гр тәмләткечне ярты литр суда 15 минут кайнатыгыз да, суытып, сөзеп, битегезне юыгыз. Аны шулай ук боз шакмакларына салып туңдырырга да була. чыганак