Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 июль 2019, 16:00

Пиннек, миллек, себерке...

Мунча өчен себерке әзерләү серләре

Себеркене тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәзерләргә ярамый. Аны бары тик кояшлы, яңгырсыз көндә генә бәйлиләр. Ботакларны иң яхшысы иртәнге якта, чык кипкәннән соң җыярга кирәк. Себерке өчен каенның аскы, бер тапкыр да чәчәк атмаган ботакларын сындыралар. Әзерләүнең бар таләпләрен үтәгән очракта гына анда файдалы матдәләр сакланып кала. Себеркене күләгәле җиләс урында, бер-берсенә тидерми генә колгага элеп киптерәләр. Аны бәйләгәндә бавын нык итеп кысып куярга ашыкмагыз, җиңелчә генә бәйләгез. Бу – ботаклар тигез булып кибү өчен шулай эшләнә. 6-7 көннән соң, ул бераз кипкәч, аның бәйләвечен тагын бер кат ныгытырга киңәш ителә. Менә шуннан соң гына аларны бер-берсенә якын итеп терәп, сакларга куярга да була. Әгәр дә себеркене башта ук каты итеп бәйләп куясың икән, аның эчке өлешендә калган яфраклары төсен үзгәртәчәк. Кайбер очракта карасу төскә керергә мөмкин. Мондый пиннекнең исе яхшы булмаячак. Аннан бәлзәмләнгән каен исе килергә тиеш. Әлеге ис себеркене пешекләгәннән соң чыга. Дөрес кипкән очракта аның яфраклары тонык яшел төстә була. Әйтүләренчә, мунча себеркесе җилләткеч кебек формада булырга тиеш, идән себеркесе кебек җыйнак түгел. Пиннекне мондый формага кертү өчен әзер миллекләрне колгага асып түгел, сәкегә яки идәнгә җәеп киптерергә киңәш ителә. Көн саен өстен аска әйләндереп торырга.
Имәннән себерке бөтен кешегә дә ярап бетмәскә мөмкин. Бары тик сау-сәламәт кешеләр генә аның белән чабына ала. Аны август аенда әзерлиләр. Имән тирәсендә әрекмән үсә икән, пиннек өчен иң яхшы агач шушы дип санала. Имән ботакларыннан ясалган себерке белән өч-дүрт мунчада чабынып була.
Кычыткан миллеген җәй урталарында, чәчәк атар алдыннан яки чәчәк атканда әзерләргә киңәш ителә. Мондый себерке белән чабыну үзе бер сихәт бирә. Кычыткан тәнне чага дип куркырга кирәкми. Әлеге пиннек белән чабынганда ул тәнне чеметеп ала, тире кызара, ялтырап кала. Миллек калдырган бу “эз”ләр организм өчен файдага гына. Кычыткан – радикулит, ревматизм, подагра кебек авырулардан котылырга ярдәм итә. Тик бер тапкыр кулланганнан соң, аның белән икенче тапкыр чабынып булмый, сихәте бетә.
Чия, карлыганнан. Дөрес, мондый миллекләр каен, имән себеркеләре кебек нык түгел. Әмма аларны исе өчен генә булса да әзерләргә киңәш ителә. Моннан тыш алар тән тиресе өчен бик яхшы. Җиләк-җимеш агачларыннан булган миллекләрне июнь уртасына кадәр әзерләргә кушалар. Гадәттә, бакчада агач төпләрендә яшь туйралар барлыкка килә. Әлеге миллекне нәкъ менә шушы ботаклардан ясыйлар да инде.
Миләштән, зиректән, юкәдән. Сүз дә юк, пиннекне теләсә кайсы агачтан әзерләргә була. Аларның барысы да кеше организмы өчен бик файдалы. Берничә төрле агачны бергә кушып эшләсәң, тагын да яхшы. Гадәттә, агачның төренә карап, аларны август аена кадәр киптереп куярга була. Бары тик бер уртак кагыйдәне генә онытырга ярамый – ботак яшь, сыгылмалы булырга тиеш. Моннан тыш ылыслы агачлардан да себеркеләр хәстәрләп куярга була. Тик яфраклы агачлардан аермалы буларак, кипкәннән соң ылыслар коела башлый.
Читайте нас: