Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 июль 2019, 13:50

Йөрәк авыруыннан – миләүшә төнәтмәсе

Шифалы киңәшләр

Ревматизм булганда, 1 чәй кашыгы атланмайга тигез күләмдә билчән (бодяк) салып болгаталар. Катнашманы йокларга ятканда авырткан урынга сөртәләр. Өстеннән җылы әйбер белән урыйлар.



Күз ялкынсынганда, ярты стакан кыяр кабыгына ярты стакан кайнар су һәм 0,5 чәй кашыгы сода салалар. 10-15 минут төнәткәч, сөзеп, шуның белән күзне юалар.



Җәрәхәт, үлекле шешне дәвалау өчен каен яфрагын, кайнар суда пешекләп, кер сабыны сөртәләр һәм зарарланган урынга куялар, бинт белән бәйлиләр. Бәйләвечне көнгә 2-3 мәртәбә алыштыралар.



Йөрәк авыруын басу өчен көнгә берничә мәртәбә миләүшә чәчәге төнәтмәсе эчәргә кирәк.



Гөлҗимеш төнәтмәсе азканлылык булганда файдалы, матдәләр алмашын яхшырта.



Эч кипкәндә, слива яки солы суы эчәргә кирәк.



Бронхит, ютәл борчыганда, ачы торма согына бал кушып болгаталар. Аны ашар алдыннан һәм йокларга ятканда 2шәр аш кашыгы кабул итәләр.



Холецистит булганда, 1 аш кашыгы каен бөресен 1 стакан кайнар суга салып кайнатып чыгаралар. Ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә чирек стакан эчәләр.



Анемия диагнозы куелганда, кандагы гемоглобин күләмен күтәрергә мондый чара ярдәм итәр: йоклар алдыннан стаканның 1/3 өлешенә йөзем юып салалар. Кайнар су өстәп, иртәнгә кадәр тоталар. Йокыдан торгач, ач карынга йөземне ашыйлар, төнәтмәсен эчәләр. чыганак


Читайте нас: