Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 июль 2019, 15:00

Карбыз сайлый беләсезме?

Җәй - татлы ризыктан авыз итәр чак.

Җәй айлары җитүгә – базарларда, магазиннарда карбыз сата башлыйлар. Тәмле, баллы, сусыл карбыз җәйнең бер символына әйләнде. Әлеге татлы ризыкны сайлы белергә дә кирәк.Карбызлар арасыннан буй-буй сызыклары ачык беленеп торганын карарга киңәш ителә. Хәзер инде күзең төшкән карбызның “тавышын” тыңлап алсаң була: сак кына суккалап, шакып караганда аннан яңгыравык аваз чыгарга тиеш. Тавышы тонык, саңгырау булып чыкса, монысын алмавыгыз хәерлерәк – ул өлгермәгән килеш өзелгән, яки, җитешмичә җыелган карбызның эчендә суы күп булып, ул инде әчи башлаган булырга мөмкин.
Койрыгы кипкән булса, бик яхшы. Карбыз өлгереп җиткәннән соң, аның сабагы корый, шулай итеп ул сабагыннан өзелә. Карбызның койрыгы яшел икән, димәк, аны вакытыннан алда өзгәннәр. Әлбәттә, карбыз безнең якларга килеп җиткәнче юлда да өлгерә тора, ләкин ул сабагында җитешкән кебек үк баллы һәм сусыл булмас, мөгаен.
Аннары карбызны сызыкларына карап алырга кирәк, буй-буй рәсемле түгел икән, ашарлык булмаска мөмкин, ә рәсеме ачык беленеп торса, сызыклары күп булса – әйбәт булыр. Андый карбызны кискәндә шул сызыклары буйлап ярылып ук китә. Карбыз таш кебек каты булмасын, бармак белән басканда чак кына изелеп торырга тиеш.
Гадәттә һәрбер карбызның берәр ягында аксыл-саргылт табы була. Бу тапны русча “щечка” дип йөртәләр, ягъни карбызның “яңагы”. Мондый тап җиләкнең (фәнни яктан карбыз җиләк булып тора) җирдә яткан урынында барлыкка килә. Андый табы булган карбызны һич курыкмыйча алырга була.
Кайда сатып алсаң да, ашар алдыннан карбызны җылы су белән юарга кирәк. Ул вакытта карбыз тышына утырган тузан, пычрак, микроорганизмнар карбызны кискән вакытта эченә кермәс. Һәм тагын бер киңәш – кискән карбызны суыткычта саклагыз, һәм аны тәүлек эчендә ашап бетерергә тырышыгыз.
Читайте нас: