Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 июль 2019, 17:00

Су керүнең кызган чоры

Җәйләр хәвефсез үтсен

Җәй мизгелләрен су керү, су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Кызганычка каршы, су рәхәтлек кенә түгел, һәлакәткә дә китерә.
Су коену сезоны ачылуга суда ял итүчеләр саны арта, куркыныч булмаган сай сулыкларда да бәхетсезлек очраклары күбәя.
Кагыйдәләргә килгәндә, шуны белү мөһим: махсус билгеләнгән һәм җиһазланган урында гына су керергә мөмкин; калкавычтан читкә үтәргә ярамый; таныш түгел җирдә суга кермәү хәерлерәк; балалар һәрвакыт өлкәннәр күзәтүе астында йөзәргә тиеш; суда уйнаганда бер-береңнең кул-аягын тотмагыз; кызынган килеш, шулай ук ялгыз гына суга керү киңәш ителми; ялган рәвештә һәлакәткә очрау билгесен күрсәтмәгез. Исегездә тотыгыз: исерек килеш йөзү фаҗигага китерә.
Әгәр кеше батса, ашыгыч рәвештә «Кеше бата» дип, кычкырыгыз һәм тиз генә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырыгыз. Батучыга коткаргыч түгәрәк, азагында төене булган озын җеп ыргытыгыз. Әгәр яхшы йөзә белсәгез, кием һәм аяк киемегезне салып, батучыга йөзеп барыгыз; аның белән сөйләшегез. Әгәр адекват җавап ишетсәгез, иңбашыгызны терәк өчен куеп, аңа яр буена йөзеп чыгарга ярдәмләшегез. Батучы паникага бирелеп, сезне үзе белән тарта икән, көч кулланыгыз. Ул нык эләктереп, сез ычкына алмасагыз, тирән сулыш алып, суга чумыгыз да батучыны үзегез артыннан ияртегез. Ул, һичшиксез, сезне җибәрәчәк. Әгәр батучы аңын югалткан булса, аны яр буена кадәр чәченнән тотып, транспортировкаларга кирәк. Кеше суга чумган булса, аны тирәннән эзләргә һәм коткарырга тырышмагыз. Бу гамәлне, батучы суда 6 минутка кадәр торса гына, эшләргә мөмкин.
Батучыга ярдәм күрсәтү кагыйдәсе: зыян күрүчене йөзе белән аска каратып яткырырга һәм башын оча сөягеннән аскарак төшерергә кирәк; авыз куышлыгын чистартырга; тел тамырына кинәт басарга; косу һәм ютәл рефлекслары барлыкка килсә, тын юлларыннан һәм ашказаныннан суны чыгарып бетерергә; әгәр косу хәрәкәте һәм пульс булмаса, кешене аркасына яткырып, реанимацияләргә (ясалма сулыш, йөрәккә туры булмаган массаж); яшәү билгеләре барлыкка килүгә аны йөзе белән аска каратып, үпкәсеннән һәм ашказаныннан суны чыгарырга; ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеген чакырырга кирәк. Бәлага таручыны игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки аның йөрәге туктавы ихтимал.
Алда язылган су керү кагыйдәләрен белеп, аларны бозмасагыз, бәхетсезлек очраклары булмас, суда йөзүдән үзегезнең сәламәтлегегез өчен файда гына алырсыз.
Читайте нас: