Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 июль 2019, 17:30

Ә сез кояшта кызынасызмы?

Кызыну файдалымы яки зыянлымы?

Җәй җиткәч нишлибез? Әлбәттә, кояшның шифалы нурлары астында рәхәтләнеп тәнне кыздыра башлыйбыз! Ләкин кызыну һәрвакытта да файдалы була микән?
Кояшта артык күп кызынсаң, куркыныч авырулар да килеп чыгарга мөмкин. Чамасын белмичә, кояш астында булсаң, тире яман шеше, меланома рагы (меланин ясала торган күзәнәкләрдән яралган яман шеш рагы), дерматологик авырулары килеп чыга. Иң яхшысы – алтын урталыкны табу, ди табиблар.
Кояш тирегә ничек зыян сала?
Кеше ял итәргә экваторга якынрак барган саен, аны кояштан саклый торган кремнарда SPF дәрәҗәсе күбрәк булырга тиеш. Европа кешесе экваторга якынрак яшәгән саен, анда тире рагы, меланома белән авыру очраклары арта.
Риск зонасында булучылар:
-миңнәре булганнар
-аксыл тире, аксыл чәчле,зәңгәр күзле кешеләр
-җирән чәчле кешеләр.
Әлбәттә, тәндәге бөтен миңнәр дә куркыныч түгел. Аларның саны күбрәк булган саен, риск та арта дигән сүз. Мисал өчен, баш тиресендә булган һәм чәчне тарарга комачаулаган миңнәрне алдыру яхшырак, ди табиб. Шулай ук миңнәрнең куркыныч тудыру-тудырмавын 5 төрле аспект буенча аерырга мөмкин. Ул ABCDE кагыйдәсе дип атала. Ягъни миңнең ассиметрияле булуы, тигезсезлеге, төсе, диаметры, аның үсешенә игътибар итәргә кирәк.
8.00 – 10.00 һәм 16.00-18.00 аралыгында кызынырга ярый.
Җәен тиешле урыннарда коенмаганда, су аркасында да төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Киңәшләр:
-коеныр алдыннан тәнгә майлы крем һәм репеллент сыларга;
-су коенганнан соң душ керергә;
-су кергәннән соң, эчке киемнәрне алмаштырырга.
Җәй көне составында тетрациклин булган антибиотикларны эчмәскә кирәк. Чөнки аларның аллергия китереп чыгаруы да ихтимал. Шулай ук балтырган, петрушка кебек үсемлекләр дә тирегә тиеп китсә, аллергия чыгарырга мөмкин.
Күзләр дә кояштан зыян күрә
Тире генә түгел, күзләр дә кояштан шактый интегә. “Ультрашәмәхә нурлар аркасында кешеләрнең күз күреме начараерга мөмкин. Шуны истә тот: кояш нурларыннан саклый торган күзлекләрнең барысында да ультрашәмәхә нурлардан саклый торган матдә юк. Күзләрне зарарлы кояш нурларыннан саклау өчен:
-кояш күзлеген сертификаты, лицензиясе булган махсуслашкан кибеттән алырга;
-100 процент UV-400 маркировкалысын сайларга;
-Gucci, Prada брендлары да әле күзлекнең яхшы дигәнен аңлатмый;
-күзне, битне каплабрак торган эшләпә, кепка, панама кияргә;
-балаларга кояш күзлекләрен 1 яшьтән үк алырга киңәш ителә;
-йомшак төрдәге контакт линзалар кигәндә дә, кояш күзлеген кию мөһим.
Читайте нас: