Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 июль 2019, 14:00

Бит өчен төрле маскалар

Күз кабаклары шешенүдән ничек котылырга?

Яшь барган саен бит тиресе дә әкренләп үзгәрә башлый. Теләмәсәк тә, күз тирәләрендә җыерчыклар барлыкка килә. Өстәвенә, иртән һәм кичен күз кабаклары шешенә. Бу кимчелекләрдән бик җиңел генә котылып була.
Грек маскасы
Әлеге компресс күз кабакларына менә дигән дәва бирә. Аны әзерләү дә авыр түгел. Моның өчен 25 грамм маргарин яки атланмай, 2 данә әстерхан чикләве, 1 чәй кашыгы лимон согы (әгәр дә битегезнең тиресе сизгер икән, мүк җиләге, гранат яки кара җиләк согы кушарга кирәк) алына. Барлыкка килгән массаны юка гына итеп күз кабагына сөртегез. Әлеге процедураны 25 минуттан да артык тотарга ярамый.
Ромашка һәм юкә чәчәгеннән
Әлеге компресс күз кабагындагы шешенүләрне генә бетереп калмыйча, күзләрне нурландырып җибәрә. Берәр аш кашыгы ромашка һәм юкә чәчәген бер стакан кайнаган суга салып, бүлмә температурасында төнәтергә. Төнәтмәне сөзеп, мамык тампоннарны юешләп, 10 минутка күз кабакларына куярга.
Сөттән
Компрессны әзерләүнең бернинди дә авырлыгы юк. Бары тик мамык тампоннарны сөткә манчып, 5-7 минутка күз кабагына куярга. Шуннан соң кайнаган су белән битне юып, күз тирәләренә крем сөртергә.
"Шакмак"лар
Иртән торганда битегез яки күз кабакларыгыз шешенгән булса, контраст (җылы һәм салкын суны аралаштырып) юыну ярдәмгә килә. Бозлы "шакмак"лар белән битегезне, күз кабакларыгызны сөртегез. "Шакмак"ларны кайнаган су, минераль су, шалфей, тырнак гөле, сары мәтрүшкә төнәтмәләреннән ясарга була.
Җыерчыклардан
Йомырка сарысын яхшылап болгатырга, шуңа 2 чәй кашыгы үсемлек мае (иң яхшысы зәйтүн мае), 2 аш кашыгы вак угычта уылган кишер өстәгез. Биткә, муенга, изүгә әлеге масканы сылагыз да 20 минут тотыгыз. Соңыннан җылымса су белән юып алыгыз.
Ялкынсынмасын өчен
Көн буе макияж белән торган күз кабагы кичкә таба ялкынсына башлый. Күздәге арыганлыкны бетерү өчен компресс ясарга кирәк. Моның өчен ромашка, миләүшә чәчәге, петрушка үләннәрен 1әр аш кашыгы алып, бер стакан кайнаган суда төнәтергә. Мамык тампонны әлеге төнәтмәгә манчып, күз кабагына куярга. Төнәтмә ясарга иренсәгез, кара чәйгә манчылган мамык та куярга була.
Читайте нас: