Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 июль 2019, 15:00

Чәчең матур булсын дисәң

Чәчләрне тәрбияләү серләре

Буяган чәчкә - бал
Һәрбер хатын-кыз кайчан да булса бер тапкыр чәчен буяп карый. Моны һәрдаим эшләп торучылар да җитәрлек. Чәчне буяу, бөдрәләтү кебек процедуралар вакытында баш тиресе күп кенә "сынау"лар узарга мәҗбүр, шунлыктан табигыйлеген югалта. Буялган чәчләрне һәм баш тиресен түбәндәгечә дәвалап була: ярты стакан сырага ике аш кашыгы бал салып, азрак җылытып алырга. Әзер булган катнашманы баш тиресенә, чәч араларына сеңдерергә кирәк. Масканы 20 минуттан соң юып төшерергә.
Икенче төрле маска да бик файдалы. Баш тиресенә ярты стакан оеган сөт сөртеп, өстеннән җылы яулык бәйләп, 20 минут тоталар. Аннан соң тагын ярты стакан оеган сөт сөртәләр. Биш минуттан соң чәчләрне юалар. Мондый чаралар чәчне ныгыта һәм табигый төс бирә.
Чәч коелганда
Чәчләрне дөрес тәрбияләмәгәндә, алар коела, бу исә, үз чиратында, пеләшләнүгә китерергә мөмкин. Дөрес, пеләшләнүнең берничә сәбәбе бар. Беренчесе - нәселдән. Әтидән - улга, әнидән кыз балага геннар белән күчкән пеләшләнүне бары табиблар гына дәвалый ала. Каты стресс кичергәннән соң кешенең чәче бик тиз арада агарып чыгарга яки күпләп коелырга мөмкин. Әгәр дә чәчегез күпләп коела башлаган икән, түбәндәге ысулларны кулланырга була.
Киндер орлыгын кайнатып, лайласын баш тиресенә сөртсәң, чәчне үстерер.
Ак мәтрүшкәне яндырып, көлен зәйтүн яисә торма мае белән катнаштырып, баш тиресенә сөртү дә чәчне үстерергә ярдәм итә.
Пеләшләнә башлаган баш тиресенә 1-2 сәгать чи сельдерей яфрагын ябып тору файдалы.
Чәчне юганнан соң бөрлегән яфракларын төнәткән су белән чайкатсаң, чәч үсеп кенә калмас, ә тамырлары да ныгыр.
Әрекмән тамырын кайнар суда 2-3 сәгать төнәтеп, башны юганнан соң атнага 2-3 тапкыр чайкату чәч коелуны туктата.
Чәч өчен маскалар
Йомырканың агын һәм сарысын аерырга. Сарысы күбрәк коры чәчләр өчен, ә агы майлы чәчләргә туры килә. Шул йомыркага бер чәй кашыгы зәйтүн мае салып болгатырга, аннары чәчләргә сыларга. 20 минут тотканнан соң, башны әйбәтләп шампунь белән юарга кирәк.
Балны шулай ук зәйтүн мае белән болгатып, чәч төпләренә сыларга мөмкин. Май һәм балны бермә-бер алырга. Тик бал белән ясала торган масканы сак кулланырга кирәк. Кайберәүләрнең баш тиресе балга аллергия бирергә мөмкин.
Иң файдалы һәм зыянсыз ысул ул, әлбәттә, үләннәр белән дәвалану. Кипкән ромашканы, роза таҗларын, әрекмән яфрагын (үзегез теләгән башка үләннәрне дә кушарга мөмкин) 1 литр кайнар суга 1 кашык салырга һәм төнәтергә. Кайнар су бераз суынгач, чәчләрне чайкарга мөмкин.
Читайте нас: