Табиблар, гадәттә, йончыган, хәлсезләнгән организмга иң тәүдә витаминнар тәкъдим итүчән. Аптекадан сатып алып, учлап-учлап витамин ашаганчы үзебезнең кул астындагы табигать бүләкләрен файдалана белсәк, әлбәттә, күпкә отышлырак булыр иде. Беренчедән, акчаң янга кала, икенчедән, барысы да үзеңнеке, димәк, тулысынча үзләштерелә дигән сүз.
Әнә шул кул астындагы нигъмәтләрнең берсе – йомырка кабыгы. Аңарда микроэлементлар иң кыйммәт витаминнарныкына караганда да күбрәк.
Бу дәва чарасын элек-электән файдаланганнар. Венгр табиблары тавык йомыркасы кабыгының составын ачыклау өстендә ун елдан артык эшләгән. Нәтиҗә искитәрлек булган. Йомырка кабыгы организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган кальций чыганагы булып чыккан. Ә микроэлементларга килгәндә, аңарда бакыр, фтор, марганец, молибден, тимер, фосфор, күкерт, кремний, цинк һәм башкалар бар. Ул безнең сөяк һәм тешнекенә тәңгәл килә һәм сөяктә кызыл кан тәнчекләре формалашуга ярдәмләшә.
Йомырка кабыгы балаларга аеруча файдалы. Өлкәннәргә исә бу сихәтле дәваны елына ике тапкыр 15-20 көн дәвамында кулланырга тәкъдим ителә.
Аны әзерләү рецепты бик гади. Йомырканы җылы су белән сабынлап югач, агын һәм сарысын аерып алалар һәм янә яхшылап чайкаталар. Күп очракта кабыкны кайнатып тормыйлар. Әмма балаларга биргәндә кабыкны 5 минутка гына кайнар суга салып алырга киңәш ителә. Йомырканы каты итеп пешергәндә (10-15 минут) кабыгында файдалы матдәләр азайса да, ул тиз үзләштерелә. Кабыкны агач яисә пыяла савытта төю яхшы. Көндәлек куллану микъдары, яшькә карап – 1,5тән 9 граммга кадәр. Боткага, эремчеккә кушып ашау әйбәт.