Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 август 2019, 17:49

Яшь әниләр депрессиядән интекмәсен өчен

Кырымда “Таврида 5.0” яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумының 12 сменасы ябылу тантанасында грантлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Кырымда “Таврида 5.0” яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумының 12 сменасы ябылу тантанасында грантлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр исемлегендә Башкортстаннан Алия Фәтхелисламова да бар. Конкурста Алия “#Яжмать юмор иҗади остаханәсе” проектын тәкъдим итте һәм аны тормышка ашырыр өчен 50 мең сум акча отты.

“Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча, бәби тапкан һәр алтынчы хатын-кыз депрессиягә дучар була, ләкин финанс кыенлыклар кичергәннәр тагы да зуррак хәвефтә кала. Статистика мәгълүматлары буенча, Уфада ел саен 20 000 якын балалар туа. Социаль челтәрләрдә яшь әниләр арасында үткәргән сораштыруларга нигезләнеп, шул әниләрнең 80 проценты үсешергә теләвен әйтә алабыз. Хатын-кызларны социализациягә җәлеп итәр өчен, аларга иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә кирәк. Моның өчен аларны бушлай бала караучылары, өйдән эшләргә өйрәнер өчен курслар тәмамлау һәм психолог консультацияләре белән тәэмин итү кирәк. Бу проектны тормышка ашырган хәлдә, яшь әниләр бала тапкан чорын тыныч һәм депрессиясез үткәреп җибәрер дип өметләнәбез. “Таврида” ярдәме белән барысы да килеп чыгар дип ышанабыз”, - дип сөйләде Алия.

Алиягә 28 яшь, ул «Яжмать» КВН командасы катнашучысы. Хәйриячелек белән шөгыльләнә һәм туган шәһәрен иҗади үстерүне үзенең бурычы дип саный.
Читайте нас: