Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 август 2019, 15:00

Өй яме - гөлләр

Бу гөлләрне тәрбияләү артык мәшәкать тудырмый

Йортыгызның чын бакчага әйләнүен телисезме? Тик аларны карарга-тәрбияләргә вакыт, игътибар таләп ителәме? Ә бит гөлләр арасында сезнең өчен бернинди дә мәшәкать тудырмый, шул ук вакытта йортыгызга гүзәллек бүләк итә торганнары да бар.
Декоратор драцена
Дизайнерлар һәм декораторлар драценаны интерьерларны бизәгәндә бик теләп куллана. Ул зур булмаган пальманы хәтерләтә, әмма ул бер дә көйсез түгел. Аның иң киң таралган төрләре - каймаланып торган драцена һәм Годсеф драценасы. Әлеге төрләр күләгәгә генә түгел, түбән температурага да түзә. Кышын 10-12 градус температурада да рәхәтләнеп үсә. Каймаланып торган драцена - 3 метрга кадәр, ә яфраклары яртышар метрга да җитә. Яфраклары шома һәм тар, гадәттәгечә, алар сары, яки кызыл. Годсеф драценасы исә биек булып үсми (60 см). Аның яфраклары озынча була. Кайвакыт хуш исле сарылы-яшелле чәчәк ата. Ә алардан исә кызыл җиләкләр барлыкка килә.
Чуар яфраклы колеус
Колеусның яфраклары, үсә барган саен, яңадан-яңа төскә - аксыл сарыдан куе кызыл һәм бакыр төсенә керә бара. Яфракның өсте төрле таплар, тимгелләр, буй-буй сызыклар белән тулган. Шуңа да әлеге гөл чәчәк букетын хәтерләтә. Колеус җылыны һәм яктылыкны ярата. Аның туфрагын артык дымлы итмәскә һәм җилле урынга куймаска кирәк.
Гүзәл аспидистра
Англиядә аны «чуен үсемлек» дип атыйлар. Аспидистра ландыш чәчәгенең якын туганы булып санала. Аның шәмәхә-сары чәчәкләре турыдан-туры тамыр-сабактан үсеп чыга. Чуар яфраклы аспидистра яктылык таләп итүчән, ярым караңгылыкта аның яфрагындагы буй-буй сызыклары югалырга мөмкин. Ә менә эсселек, суык, тузан, һаваның газлар белән пычрануы, температураның үзгәрүе аңа бер дә комачауламый. Ул турыдан-туры төшкән кояш нурларын һәм гел күчереп утыртуны гына яратмый. Аспидистра корылыкка түзүчән, ә менә артык дымлылык аның өчен куркыныч. Су бөркегәнче, вакыт-вакыт аның яфракларын юып тору хәерлерәк. Әлеге гөлне тәрәзә төбендә үстерү мәҗбүри түгел, башка урында да ул үзен яхшы хис итә.
Кызыл уклы эхмея
Аның киң ачык яшел яфраклары куе чәнечкеләр белән капланган. Эхмеяның берничә төре билгеле - кызыл чәчәк ата торганнары, алсу, хәтта зәңгәрсу төслеләре дә бар. Эхмея май аеннан октябрьгә кадәр чәчәк ата. Әлеге горур чәчәкле гөл яктылык һәм җылы ярата - бүлмә температурасы 18 градустан ким булмаска тиеш. Бердәнбер шарт - әгәр дә өегез эссе икән, аңа вакыт-вакыт су бөркеп торыгыз.
Читайте нас: