Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Чәй файдалы

Чәйнең туган ягы булып Кытай санала.

Чәйнең туган ягы булып Кытай санала. Баштарак аны дәвалау чарасы, соңрак эчемлек буларак куллана башлаганнар. Борынгы кытай язмаларының берсендә чәй рухны күтәрә, йөрәк өчен файдалы, арыганлыкны киметә, уйлау сәләтен арттыра дип язылган.
Кытайлар һәм японнар чәйне коры килеш эчәргә ярата. Алар шикәр комы һәм сөт чәйнең тәмен ала, дип белдерә. Инглизләр чәйне сөт белән эчә.
Лимонлы чәй Русиядә, Төркиядә һәм Иранда киң таралган. Ә Мароккода чәйне бөтнек, әрем, майоран, базилик белән эчәләр. Үзбәкләр чәйгә - аз гына кара борыч, калмыклар - лавр яфрагы, каймак, тоз һәм борыч, адыгейлар киптерелгән ат кузгалагы, сөт, атланмай, кара борыч, тоз сала.
Борынгы заманнарда Польшада чәй даруханәләрдә генә сатылган. Чәй сулыш органнары, кан тамырлары стеналары өчен файдалы, кан составын нормальләштерә, гипертония, атеросклероз, кариес кебек чирләрне кисәтә, бавыр һәм бөерләргә таш утыруны киметә, дип санаганнар.
Чәй яратучылар тормышның вак-төякләрен тыныч кабул итә, стрессларны җиңелрәк кичерә икән.
Голландия галимнәре, көненә 4 стакан чәй эчү, 1әр алма һәм суган ашау инфарктны ике мәртәбә кисәтә, дип белдерә.
Шуны да өстәп әйтеп була, компьютер алдында озак утырырга яратсаң, лимонлы яшел чәй әзерләп куярга онытма.
Читайте нас