Кышын җәрәхәт алу, кул-аяклар сыну ихтималы бар. Кышкы спорт төрләре белән кызыксынган балада имгәнү куркынычы арта. Шуңа да шуганда, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?
*Чаналарның төзеклеген тикшерергә.
*Чаңгыларның ныгытмаларын карап, шуучының аягына яхшы беркетелгәнен тикшерергә.
*Тимераякларның аяк үлчәменә туры китереп алырга.
*Чана, чаңгы шуа торган тау юлдан читтә булсын, анда чыгып торган агач төпләре, таяклар булмасын.
*Таудан төшкәндә, һәрчак уяу булырга, күзне йомып шумаска.
*Тимераякта шугалакта яки махсус җиһазландырылган урыннарда шуарга.
*Чаналардан поезд ясап уйнамавың хәерлерәк. Бер чана ауса, аннан соң барган чана аңа килеп бәрелә ала.
*Чаңгы, тимераякта шуу, асты тайгак булган аяк киеме дә сыну-имгәнүләргә илтә. Шуңа кулың яки аягың имгәнгән кебек тоелса, кичекмәстән, табибка барып күренү мөһим.
*Су өстен әле генә каплаган бозда шума, бу боз кешене күтәрә алмаска мөмкин.
*Тюбинглар белән шуучылар арасында имгәнүчеләр күбрәк. Гади чанага караганда, «ватрушка» зур тизлек җыя, өстәвенә әйләнә, алар белән идарә итүе авыр,
* Балаларны үзләрен генә чана шуарга җибәрмәгез. Куркыныч урыннарга бармаска тырышыгыз.
* Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән шуу куркыныч. Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булырга кирәк.
* Таудан төшкәндә, бер-бер артлы шактый ара калдырып шуу ышанычлырак. Чаналар бәрелешергә мөмкин.
* Тюбингларны инструкция буенча гына кулланырга ярый. Бер генә кешегә исәпләнгән чанага бер генә кеше утырырга тиеш.
* «Ватрушка», тюбингларны машиналарга бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тактырырга ярамый.