Маяк
+9 °С
Облачно
Мең дә бер киңәш
31 Декабря 2020, 21:00

Файдалы азык

Бәрәңге баш авыртуын җиңә

Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Бәрәңге магний, калий, кальций чыганагы булып тора. Ул иммунитет, чәч, тырнакны ныгыта. Аның составында тиредәге токсиннарны чыгара торган матдә дә бар.
Бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Аны ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сәләтле. Аның өчен чи бәрәңгене, боҗралап кисеп, берничә минутка маңгайга куярга кирәк. Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревматизм, тире ялкынсынуларын бетерә, бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изәләр, марляга төреп, авырткан урынга куялар. Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.
Бәрәңге пешкән су да дәвалау үзлекләренә ия. Аңа тоз, май салынмаган икән, аны эч авыртканда эчәргә киңәш итәләр.
Витаминнардан тыш бәрәңгедә фолий кислотасы бар. Ул күзәнәкләр өчен бик мөһим. Шуңа да бәрәңгене бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга ашарга кирәк. Фолий кислотасы гормоннар бүленеп чыгуда актив катнаша, организмны стресслардан саклый.
Читайте нас