Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Файдалы киңәшләр

Сәламәт булыйм дисәң...

*Тешләрегезне атнага ике тапкыр аш содасы һәм тоз катнашмасы белән чистартсагыз, агарып китәрләр.
*Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.
*Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз.
*Күзегезгә чүп керсә берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.
*Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцитны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер.
*Анар(гранат) согы эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта, артерия басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый.
*Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.
*Кан басымы югары булганда, көнгә 3 аш кашыгы бодай ашагыз (юып, пешермичә).
*Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз.
*Күз яшьләнгәндә, күзне көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.
*Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да, җылы су белән юып төшерегез. 5-6 тапкыр шулай эшләгез. Процедураны атнага 2-3 мәртәбә кабатларга кирәк. 2 атнадан чәчнең ныгыганын, сәламәтләнгәнен сизәрсез.
*Ирен тиресе корып ярылса, көнгә берничә мәртәбә кыяр согы сөртегез. Йоклар алдыннан исә бал сөртегез. 15 минуттан юып төшергәч, крем кулланыгыз. 1 чәй кашыгы эремчеккә шул ук күләмдәге кишер согы кушып болгату һәм 20 минутка иренгә сөртеп тору да зыян итми.
*Үзеңне ярты сәгатьтә тәртипкә китерү өчен, иң элек контраст душ керергә кирәк. Җылы су тәнне җылытса, салкыны барлык нерв күзәнәкләрен уята.
*Кәефне кара шоколад күтәрер. Аңарда бәхет гормоннары бар. Колакка массаж ясарга була. Аның өчен колакның йомшагын уарга кирәк.
Читайте нас