Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Гөлләр – өйнең яме

Гөл үстерергә яратучылар өчен киңәшләр.

*Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.
*Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз.
*Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.
*Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.
*Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.
*Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан һәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.
*Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.
*Күпчелек очракта, бүлмә гөлләре фатирда яктылык җитмәүдән “чирли”. Әгәр бүлмәгездә табигый кояш нуры тишенчә бүлмаса, ясалма яктылык та гөлне “чирдән саклый”. Яктылык бүлмәдә тәүлегенә 12 сәгать булырга тиеш.
*Су сибүнең дә үз тәртибе. Суны әз- әзләп, еш сибәргә кирәк. Тамырны эчертә торган бактерияләр булмасын өчен вакыт-вакыт туфракны коп-коры итеп киптерергә кирәк.
*Әгәр бер гөлегездә “чир” билгеләре күрсәгез, аны сәламәт гөлләрдән читкәрәк алып куегыз. Иң яхшысы- авыру гөлне туфрагы белән ташлап, аның урынына яңа гөл утырту.
*Кибеттән торф алсагыз тигез күләмдә ком яки гади туфрак белән катнаштырыгыз.
*Фикус энергияне ала, монстера- аерылуга сәбәп була дигән кебек ырымнарга бер дә ышанмаска кирәк. Бүлмә гөлләренең һәммәсе дә үзенчә ямь өстәп, һаваны сафландырып, күзләрне иркәләп тора.
Читайте нас