Еллар үтү белән, хәтер начарланмасын өчен, аны ныгытырга һәм үстерергә кирәк. Моның өчен берничә күнекмә тәкъдим итәбез.
*Һәр хәрефкә сүз әйтеп, алфавитның бар хәрефләрен тиз генә атап чыгыгыз (а-алма, б-балта....).
*Бер хәрефкә башланган 20 сүз әйтегез һәм аларны номерлап барыгыз (1 - күлмәк, 2-китап, 3- кунак...).
*Бер минут элек, бер сәгать яки кичә нәрсә эшләгәнегезне, соңгы өч көндә иртән нәрсә ашаганыгызны искә төшерегез.
*Әгәр уң кулың белән язсагыз, сул кул белән язып карагыз.
*Караңгы бүлмәдә йөреп карарга кирәк. Бу алым хәтерне, игьтибарны арттырыр.
*Укуга, эшкә барганда моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрергә киңәш ителә. Баш мие эшчәнлеге дә яхшырыр, гәүдәгез дә сылу булыр.
*Кибеткә кергәч, калькулятор кулланмаска тырышыгыз. Хәтердән генә кушу, алу – баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Хәтерне яхшырту өчен нәрсәләр ашарга кирәк?
Белгечләр көн дә кишерне кырып, аны үсемлек мае белән ашарга киңәш итә. Актерлар һәм җырчылар хәтерләрен ананас согы эчеп яхшырта. Чит телләр өйрәнгәндә лимон ашау, апельсин согын даими куллану ярдәм итә. Авакадо, суган, чикләвек, кәбестә, креветкалар да баш мие эшчәнлеген яхшыртып, хәтерне ныгыта.
Дөрес тукланып, баш мие эшчәнлеген яхшыртучы күнегүләр ясасагыз, башыгыз да эшләр, хәтерегез дә шәп булыр!