Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Хуҗабикәгә

*Башланган колбаса катмасын өчен, теленгән ягына йомырка агы сөртергә кирәк.
*Салат өчен суык һәм җылы азыкларны бергә бутарга ярамый.
*Ботканы әкрен генә бутап пешерергә кирәк, тиз-тиз бутасаң, пешмәгән урыннары кала.
*Кипкән сырны йомшарту өчен, аны сөткә салып тотыгыз.
*Пирожки һәм башка камыр ризыкларын пешергәндә, маегызга чи бәрәңге салсагыз караймый.
Кухняда май, балык исе таралса, табага бераз уксус салып, сүрән утта тотыгыз.
*Соус яки итле азык өстенә салыначак шулпаны тозламыйлар.
*Компот әзерләгәндә җимешләрдә витамин күбрәк саклансын өчен, аларны лимон кислотасы салынган сиропка коегыз.
*Бәрәңге тиз пешсен өчен суына бер кашык маргарин яки ак май салыгыз.
Читайте нас