Салкында тире белән чәчне генә түгел, ә иренне дә тәрбияләү мөһим. Ул кибә, ярыла. Мондый күңелсезлектән ничек котылырга соң? Салкында иренгә гигиена помадасы түгел, ә косметик май сөртегез. Ул ялкынсынуны бетерә, иренне кибүдән саклый, аны йомшарта. Шыттырылган бодай, виноград төше, сырганак, шәфталу майлары иренне аеруча яхшы дымландыра, туендыра. Бу уңайдан кастор, зәйтүн, какао майлары файдаланырга мөмкин.
Иренгә шулай ук туендыра торган битлек ясарга киңәш ителә. Аннан соң ирен йомшарып, матураеп китә, ярылган, ялкынсынган урыннары төзәлә.
Битлекне атнага 2-3 мәртәбә ясыйлар. Катнашманы иренгә сөртеп 3-5 минут тоталар, соңыннан җылы су белән юып төшерәләр.
Моның өчен түбәндәге рецептларны кулланырга мөмкин:
- 1әр чәй кашыгы эремчек, сөт өсте һәм бал алып болгаталар;
-вак угычтан чыгарылган алма яки кишергә 1 чәй кашыгы атланмай салып файдаланалар;
-балга тигез күләмдә үсемлек мае салып болгаталар.
Гигиена помадасын да, иренгә сөртә торган бәлзәмне дә 2-3 ай саен алыштырып тору мөһим.
Кыш көне аларның составында май, балавыз, А һәм Е витаминнары булганын алырга киңәш ителә.
Шулай ук скраб ярдәмендә иренне үле күзәнәкләрдән чистартып тору да зыян итмәс. Аның өчен яртышар чәй кашыгы шикәр комы һәм үсемлек мае алып болгаталар. Шикәрләнгән бал кулланырга да ярый. Скрабтан соң иренне җылы су белән юалар.
Йоклар алдыннан иренгә майлы крем сөртеп яталар.