1.Мөһим эшләрегезне кичкә калдырмагыз, бер сәгатькә иртәрәк йокларга ятыгыз. Ятыр алдыннан бүлмәне җилләтегез. Кешенең тән температурасы нормадан әз генә түбән булганда, ул тизрәк йоклап китә һәм яхшырак йоклый.
2.Иртән зарядка ясау уянырга ярдәм итә. 10шар мәртәбә чүгәләгез, алга иелегез. Әлеге күнегүләр кан әйләнешен яхшырта.
3.Контраст душ керү дә йокыны ача. Ул шулай ук кан йөрешен, матдәләр алмашынуын тизләтә.
4. Иртәнге ашка солы, карабодай боткалары ашау файдалы. Организм алардагы углеводларны эшкәрткәндә бәхет гормоны – серотонин бүлеп чыгара. Бу яхшы кәеф өчен бик мөһим. Көн дәвамында майлы, баллы ризыклар ашамагыз, аксымга бай азыкка (майсыз ит, балык, кузаклылар) өстенлек бирегез.
5.Йокы бүлмәсендә чуар төсләрдән ясалган рәсем яки ял иткәндә төшкән фотосурәт элеп куегыз. Ачык төсләр, күңелле хатирәләр кәефне күтәрә, дәрт өсти.
6.Эфир майларының хуш исе дә кәефне күтәрергә сәләтле. Тәмле ис чыгара торган шәм яисә лампа яндырыгыз. Бигрәк тә, бөтнек, грейпфрут, розмарин, сандал агачының эфир майлары уңай тәэсир итә.
7.Швед галимнәре якты ут тизрәк уянырга ярдәм итә, дип белдерә. Ләкин ул баш миенә ярсыткыч матдә кебек тәэсир итә. Шуңа да йокыдан уянуга ут кабызырга ярамый. 5-10 минут өстәл лампасын яндырып торырга, шуннан соң гына тәрәзә пәрдәләрен ачарга кирәк.
Йокыдан яхшы кәеф белән уяну өчен будильникның ничек кычкыруы мөһим. Аның тавышы көчле икән, ул психик халәтне, кәефне боза. Шуңа да будильникка матур көй сайлагыз.