Хәзер күз күремен саклау авырлашты. Эше компьютер каршында утыру белән бәйле булган кешеләргә аеруча кыенга туры килә.
- Монитор күзләрдән кимендә 50 см ераклыкта торырга тиеш.
- Компьютерда караңгыда эшләргә ярамый. Бу күзләрнең аруына китерә.
- Бер сәгать эшләгән саен тәнәфес ясарга тырышыгыз. Шул арада күзләргә төрле күнегүләр ясарга була. Мәсәлән, тәрәзәдән еракка карарга, күзләрне сулга-уңга, аска-өскә йөртергә мөмкин.
- Эшләгәндә күзләрне ешрак ачып йомарга кирәк, бу аларны корыланудан саклый.
Күзегез һәрвакыт балкып торсын өчен А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк. Алар кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләктә, чикләвек, йомырка, ярмаларда бар. Күз өчен чып-чын могҗиза -1 стакан кишер суы - аны көнгә бер тапкыр эчү дә җитә.
Еламагыз! Күз яшьләре - тоз һәм антибактериаль матдәләрдән тора, ул күзне инфекциядән саклау чарасы. Күз яшьләре күз тышчасына уңай тәэсир итә, әмма елау күз өчен дә, тышкы кыяфәтебез өчен дә зарарлы. Елау яшь бизләрен эштән чыгара, күзләр шешенә һәм кызара, баш авыртуга китерә. Елаганнан соң күз кызыллыгын бетерер өчен күз кабагына салкын компресс куярга кирәк. Кыяр согы, чи бәрәңге кисәге дә әйбәт була.
Кояшның якты нурларына озаклап карап тору күз тирәсендә бик күп җыерчыклар барлыкка китерә.
Күздәге косметиканы чистарту өчен махсус чара кулланырга кирәк. Гадәти косметикадан чистарту чараларындагы майлар һәм башка компонентлар күзгә кереп, күзләрне кызартырга, ялкынсындырырга мөмкин. Әгәр дә сез декоратив косметика кулланмыйсыз икән, күзләрне кайнаган су яки дару үләннәре кайнатмасы белән (бөтнек, ромашка, юкә чәчәге һ. б.) юарга була. Ә менә сабын белән юу бөтенләй тыела.
Күзләр матур һәм сау-сәламәт булсын өчен бәрәңгене кабыгы белән пешереп, урталай ярып,күз тирәсенә куегыз. Чәй пакетына кайнар су коегыз да сыгып, суыткычка куеп торганнан соң, күзләргә компресс ясагыз. Бер тамчы балга аз гына су тамызып, шуны пипетка белән күзләргә салсагыз, күрү сәләтен арттырыр.