Маяк
-7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Кабыклысы файдалырак

“Бәрәңгедә крахмалдан бүтән нәрсә юк, ул тазарта”, – дип сөйләргә яратсалар да, Русия халкы өчен ул төп ризыкларның берсе. Әле кайчан гына диетологлар симермәс өчен бәрәңгене чамалап ашарга киңәш итәләр иде, бүген исә аларның карашлары икенче якка авышты. Мәсәлән, Британия диетологлары бәрәңге иң файдалы яшелчәләрнең берсе дигән фикергә килгән. Америкадагы бер диетология ассоциациясе тикшерү уздыргач, көн саен диярлек бәрәңге ризыклары ашаучыларның организмы беркайчан да С витаминына һәм калий матдәсенә кытлык кичермәвен ачыклаган.
Организм тарафыннан җиңел үзләштерелгәнгә күрә, бәрәңгене гастроэнтерологик чирләр белән авыручыларга да ашарга ярый, ди белгечләр. Анда калий тозлары күп булу сәбәпле, ул йөрәк-кан тамыры һәм бөер чирләреннән интегүчеләр өчен бик файдалы. Хәтта кан басымы югары булган кешеләргә бәрәңге диетасында “утырырга” кушалар. Элек составында крахмал булган өчен диетологлар бәрәңгене бик өнәп бетермиләр иде. Хәзер крахмал күплекне бәрәңгенең өстенлекле ягы дип карыйлар. Чөнки бәрәңге крахмалының склерозга каршы торучанлыгы, кандагы холестеринны киметүе ачыкланган.
Белгечләр фикеренчә, атнага кимендә 2-3 тапкыр бәрәңге ашарга кирәк. Иң файдалысы – кабыклы килеш пешерелгәне. Әрчелгән бәрәңгене суда озак тотарга ярамый, ул 20 процент чамасы файдалы витаминнарын югалта.
Манчестер университеты галимнәре бәрәңгедә микробларга каршы торучы матдә барлыгын ачыклаганнар. Галимнәр фикеренчә, әлеге матдә ашказаны җәрәхәте барлыкка килүдән саклый, сару кайнауны (изжога) баса. Алар мондый чакта профилактика максатыннан бәрәңге согы эчәргә киңәш итә.
Бәрәңге турында
С витамины (100 грамм бәрәңгедә) – 20 мг ( ул көндәлек норманың өчтән бер өлеше, кара карлыганда да шулкадәр үк микъдарда)
Калий тозлары – 568 мг (банан һәм гөмбәдәгегә караганда күбрәк)
Селен – 0,3 мкг (көнбагыш һәм чикләвектәгедән күбрәк)
Бәрәңгедә шулай ук В группасы витаминнары, аминокислоталар, фосфор, цинк, магний, кремний, бром, йод һәм кобальт бар.
Читайте нас