Маяк
+14 °С
Облачно
Мең дә бер киңәш
31 Декабря 2020, 21:00

кер үтекләү серләре

кер үтекләгәндә берничә файдалы киңәш

*Пар белән эшли торган үтеккә кайнаган су гына салыгыз, юшкын утырмас.
*Йон тукымаларның күбесен дымлы тукыма аша үтеклиләр. Бәйләнгән әйберне эчке ягыннан үтекләргә кирәк.
*Киемнең кесәсе, якасы кебек вак детальләр беренче чиратта үтекләнә.
*Вельвет итәкне һәм чалбарны дымлы килеш эчке ягыннан үтеклиләр.
*Синтетик әйберләрне эчке ягыннан үтекне тиз-тиз йөретеп үтеклиләр.
*Үтекләнгән керне берничә сәгатьтән соң гына шкафка куярга кирәк.
Читайте нас