Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Кышкы чорда нинди куркынычлар яный?

Тайгак юлда сак бул.

Тайгак юлда сак бул. Бер адым да егылып төшү өчен җитә. Бозлавык ул салкын вакытта куркыныч тудырган төп әйбер. Җиргә таеп егылмас өчен нишләргә?
*Асты резинадан яки термопласттан ясалган, үкчәсез аяк киемен сайла.
*Ашыгып барма, кискен хәрәкәтләр ясама, аяк астыңа карап йөр.
*Аякларың тез яныннан бераз бөгелгән, тәнең алгарак иелгән булсын.
*Кулларыңны кесәгә тыгып барма. Егылганда, аларны кесәдән тиз генә алып, нәрсәгәдер тотынып калып булмый.
*Бозлавык вакытында баскычларны читләтеп үтәргә тырыш. Баскыч буйлап гадәттәгечә түгел, ә ян-яннан атлап төш. Болай булганда, җәрәхәт алу мөмкинлеге кими төшә.
Өшү – иң куркынычы. Чөнки шактый түбән температурада гына түгел, ә дымлы һава торышы, юеш кием, аякны кыса торган аяк киеме аркасында да өшергә мөмкин. Еш кына кул, аяклар, бармаклар, борын һәм колаклар өши. Өшегәнне бөтенләй тоймаска да мөмкин. Тәннең кып-кызыл яки ак таплар белән капланганы өшүнең беренче билгесе. Шуңа да урамда булганда, һәрвакыт аяк-кулдагы бармакларыңны селкет, битеңнең сизгерлеген тикшереп тор.
Кышкы уеннар да хәвефле булуы ихтимал Әйтик, бер дә зыян китерми торган уен – ул кар атыш, дип уйлыйсың. Әмма бу ялгыш фикер. Ул күз җәрәхәтенә китерә ала. Шуңа да, карны атам, дигәндә, аны кешенең йөзенә атма һәм боз белән капланган карны кулланма. Кыш көне урамдагы тимер әйберләрне ялап карау теләге дә тумый калмый, әлбәттә. Тик ябышып каласыңны һәм телеңне тимердән алып булмаячагын алдан ук уйла.
Читайте нас