Маяк
+1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Матур булыйм дисәң ...

Ябыгу серләре турында

Ябыгырга тырышу бигрәк тә хатын-кызлар арасында киң таралды. Моның өчен тәүге чиратта физик яктан актив булырга, ял режимын төгәл үтәргә, дөрес тукланырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәк.
Ашамыйча ябыгу
Һәртөрле ризыктан баш тарту, әлбәттә, ябыктыра. Ләкин бу вакытта матдәләр алмашы бозыла, организм стресс кичерә.
Монодиеталар
Сәламәтлек өчен иң зыянлысы һәм иң хәтәре - монодиеталар, ягъни бер генә төрле азыкны ашап, ябыгырга тырышу. Карабодай яки кефир, кәбестә яки алма - монодиета өчен теләсә кайсы ризыкны сайларга мөмкин. Монодиеталар түбән калорияле булганга күрә тиз ябыктыра. Ләкин монодиета идеаль вариант була алмый. Аларның һәркайсы организм өчен зыянлы, чөнки ризык балансы сакланмый. Шуңа күрә матдәләр алмашы акрыная, ашказаны-эчәк авырулары килеп чыгарга мөмкин.
Чи ризык ашап тору
Чи ризык ашауга күчеп, сәламәтлеккә зыян салмас өчен диетология җәһәтеннән күпмедер белемең булу зарур. Пешмәгән ризык ашап кына организмны бөтен витаминнар белән тәэмин итеп бетереп булмый. Чи ризык ашаган кешеләрдә В12 витаминына кытлык башлана. Андый кешеләрнең теш эмале ашалучан була, бөерләренә таш утыра, гастрит, панкреатит башлана, аллергия килеп чыга.
Аксымлы диеталар
Аксымлы диетаның асылы күпләп ит, сөт ризыклары, йомырка (сарысыннан башка гына), балык ашаудан гыйбарәт. Углеводлар белән майлар бөтенләй ашалмый. Андый диетаны балансланган дип әйтеп булмый. Болай туклану нәтиҗәсендә бөерләр зарарлана, организм чүпләнә. Бәвел бүлеп чыгару әгъзаларына һәм йөрәк-кан тамырларына көч килгәнгә күрә, кеше бик тиз арый, холестерин микъдары артып китә, йөрәк кага башлый.
Майсыз диета
Май кеше организмында мөһим функция башкара. Майлар җитешмәү акыл эшчәнлегенең сыйфатында үзен сиздерә, гормональ дисбаланска китерә. Кыска вакытлы майсыз диета сәламәтлеккә сизелерлек зыян салмас. Әмма озак вакыт майдан баш тартканда күңелсез нәтиҗәләр үзен сиздерә башлар. Тән тиресе төссезләнер, чәч коела башлар, авитаминоз, талчыгу, йокысызлык күзәтелер.
Ә ничек итеп ябыгырга соң?
ЯБЫГУНЫҢ ИҢ ДӨРЕС ЮЛЫ - ТУКЛАНУ БАЛАНСЫН САКЛАУ. Түгелгән энергия кергән энергиядән артыграк булырга тиеш. Ризыкны төрләндереп һәм вакытында ашарга кирәк. Су эчү хакында да истән чыгармагыз. Диета сайлаганда рационны кисеп кенә теләгән авырлыкка ирешеп булмый. Нәтиҗәле һәм зыянсыз ябыгу өчен актив физик күнегүләр белән метаболизмны «куаларга» кирәк. Дөрес туклану, спорт, үз-үзеңне тәрбияләп тору - барыбызга да мәгълүм ябыгу сере.
Читайте нас