Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Нинди итәк кияргә?

Кыска итәк аякны озын күрсәтә, свитер, водолазка, футболка белән кияргә була.

Кыска итәк аякны озын күрсәтә, свитер, водолазка, футболка белән кияргә була.
А-силуэтлы итәк идеаль булмаган ботларны яшерә. Аякны кыскарак күрсәтә. Блузка, водолазка, джемпер белән кия аласыз.
Туры итәк гәүдәне төз күрсәтә, тездән түбәнрәк булса, буй кыска күренә. Блузка, водолазка белән кияргә киңәш ителә.
Плиссе итәк (бөрмәле) зур гәүдәлеләрне тагын да юан күрсәтә. Ябыграк кешеләр кисә дөресрәк.
Күп катлы итәк ботны озынайта, юан гәүдәлеләргә килешми.
Карандаш итәк аякларны төз күрсәтә. Артык нечкә һәм юан ботлыларга килешми. Блузканы эчтән калдырып киегез.
Кояш итәк билне нәзек күрсәтә.
Лалә чәчәгенә охшаган итәк буйны һәм аякларны кыска күрсәтә.
Озын итәк төз булмаган аякларны яшерә. Буйны кыскарткан кебек була.
Читайте нас