Маяк
-1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 гыйнвар 2021, 02:00

Йокыгыз татлы булсын дисәгез...

Йокы бүлмәсе хикмәтләре

*Йоклар алдыннан бүлмәгезне яхшылап җилләтегез.
*Ятканчы бер стакан җылы сөт яки кефир эчегез.
*Биек мендәрдән баш тартыгыз.
*Карават каршысына көзге куймагыз.
*Йокы бүлмәсенә кыргый хайван, көчле аккан су сурәтләре эләргә киңәш ителми.
*Уянгач караваттан кинәт торырга кирәкми, ә тәүдә аяк-кулларны язып алырга, башыгызга массаж эшләргә мөмкин.
*Йокы бүлмәсендә күпләп гөлләр үстерергә киңәш ителми.
*Аягыгыз белән ишек ягына ятмагыз.
*Иртән уянгач көзгедәге йөзеңә карап елмаю – көннең иң яхшы башлангычы. Елмаегыз, берничә матур сүз, теләк әйтегез, үзегезне мактагыз һәм көн буе кәефегез күтәренке булыр.
Читайте нас