Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 апрель 2021, 18:00

Нәрсә ашамаса, кызлар тиз картая?

Ит ашамасаң, тән тиресендә җыерчыклар барлыкка килергә мөмкин.

Медицина фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт университеты клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова хатын-кызларның нормаль ризык ашаудан баш тартуының куркыныч булуы турында кисәтә. Аерым алганда, кызыл ит ашаудан тыелу, вегетарианлыкка күчү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.
Табиб сүзләренчә, бер яшь кыз тән тиресенең тиз картаюы, җыерчыклар барлыкка килүеннән зарланып, мөрәҗәгать иткән. «Мин пациентның тәнен җентекләп өйрәндем. Чыннан да, ул бик җыерчыклы, яшенә күрә түгел иде. Мин аннан хайван аксымы куллануы турында сораштым. Бу кыз инде озак еллар буена ит ашамавы ачыкланды», — ди табиб.
Зөһрә Павлова чамасын белеп кенә кызыл ит ашарга кирәк дип саный. Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.

Чыганак: интертат сайтыннан алынды

Фото: pixabay.com
Читайте нас: