Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 Май 2021, 11:55

Каз бәбкәләре алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Күпләребез хәзер үскән,бер атналык һәм аннан да зуррак каз бәбкәләре алырга өйрәнеп киттек. Һәр нәрсәнең уңай һәм кире яклары бар .Сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә ? Кошчыларга нинди сораулар бирергә ?

Иң беренче бәбкәләрнең торган урыннарына күз салыгыз,корымы,тазамы ? Бүлмә температурасы ничә градус ? Нәрсә ашыйлар ? Нинди су эчәләр ? Көненә ничә литр су һәм ярма ашыйлар ? Әгәр бер атналык булсалар,иректә йөриләрме ? Махсус витаминнар эчерелгәнме ? Профилактика үткәрелгәнме,ничә көнлек чакта һәм ничә көн ???
Гадәттә, 10 көннән дә зуррак бәбкәләр ябуда,эсседә яталар икән,алар үз - үзләрен талап йолкыша башлый. Бу вакытта тереләй бодай бирә башласагыз, бәбкәләр сезгә " рәхмәт " кенә әйтәчәк. Шулай ук берьяк читкә зур савыт белән ком, көл куярга да онытмагыз.
Иректә йөрмәгән, үлән ашамыйча биктә махсус ярмалар белән үстерелгән каз бәбкәләренең муеннары, аяклары озын була. Мондый бәбкәләрне алып кайту белән тышка чыгару дөрес түгел. Аларны башта үзегезнең кошлар бүлмәсе температурасына өйрәтегез, 5 -7 нче көндә генә әзләп кенә кояшта чыгарып йөртә башлагыз. Тик казлар озакка һәм еракка җибәрелмәсен. Үскән бәбкәләрнең мускуллары ныгымаган һәм үсешеп җитмәү сәбәпле,алар,ерак арадан,суыктан аякларына утырачаклар,ашаудан да баш тарталар.
Бәбкәләр нинди ярма ашаган, шул ярманы башта үзегез теләгән ярмага кушып ашатып, берничә көннән үзегезнең ярмага тулысынча күчерегез.
Каз бәбкәләренә биш көнлек чагыннан тереләй чи бодай ашату тик файдага гына, тик ком куярга онытмагыз ! Бодай ашаган бәбкә каты канат чыгу чорын җиңел үткәрә, ризыкка әрсез, талымсыз була. Казлар иртән чыкта йөрсә бик яхшы, кояшның кызу мәлендә йөртү дөрес түгел, бигрәк тә кара казлар эссегә тиз бирешә.
( Бу язма елгада көн буена бәбкә ияртеп йөргән казларга кагылмый).
Читайте нас: