Маяк
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 декабрь 2021, 20:00

Кәбестә тозлауның төрле ысулы

Тозлы кәбестә фай-далы матдәләргә һәм С витаминына бик бай. Шулай ук ул анти-оксидант үзлегенә ия.

Кәбестә тозлауның төрле ысулы
Кәбестә тозлауның төрле ысулы

Кәбестәдә кан куелы-гы өчен җавап бирүче К витамины һәм нерв системасының сәламәт-легенә уңай йогынты ясаучы В12 витамины бар. Тозлы кәбестә сос-
тавына керүче мине-раль матдәләр йөрәк эшчәнлеген стимул-лаштыра һәм кан басы-мын җайлый.
Кирәк була: бер зур баш кәбестә, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш ка-шыгы тоз, 0,3 стакан 9 процентлы аш серкәсе, эре угычтан уылган бер кишер, 3-4 тырнак сарымсак, озынчалап туралган болгар борычы.
Барысын бергә бер та-бакта болгатып, ике сәгать тотарга кирәк. Аннан банкага тутырып, суыткычка куясы.
***
З л банкага тыгызлап кәбестә, кишер, укроп орлыгы тутырам. 2 аш кашыгы тоз салам, 1әр л су агызам, кәбестә басыла төшкәч, тагын өстим. 2 көн шулай тик тора, баскалап, һавасын чыгарып торам. 2 аш кашыгы шикәр комы салам, тагын ике көн «утыра». Кәбестә әзер!
***
3 кг кәбестә, 1 кг болгар борычы, 3-4 кишер, 2 аш кашыгы укроп орлыгы, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан сыек май (яртысы – чистартылган, яртысы – чистартылмаган), 0,5 стакан алма серкәсе, 1 л су. Кәбестә, болгар борычы, кишерны ваклап турарга, барысын бергә болгатырга, рассол әзерләп, кәбестәләрне банкаларга тутырырга.
***
1 зур кишерне - угыч-тан, туралган кәбестәне җиңелчә генә кул белән уабыз. Банкага тыгызлап тутырабыз, өстенә 0,5 стакан аш серкәсе са-лабыз. Маринад өчен: 2 л су, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы. Кайнап торган маринадны банкага салабыз. Өстен тәлинкә белән каплап, 1 көн тотабыз, икенче көнне суыткычка куябыз.

Фото: pixabay.com

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: