Маяк
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 гыйнвар 2022, 16:00

Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?

Урамга чыгарга ярамый, ә өйдә күңелсез була башласа, әлеге киңәшләргә колак салыгыз.

Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?
Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?

Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен башкарыр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль таләп итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?
Телевизор алдына утыртып, башка уен белән кызыксындырмау, бу бик яхшы ысул түгел, шуңа күрә дә төрле-төрле кызык уеннар, шөгыльләр табырга мөмкин бит. Алар бала өчен мавыктыргыч, кызыксындыручан, шулай ук яшь үзенчәлекләренә туры килергә тиеш.
Кызыклы китап уку баланың сөйләм телен үстерүдә дә, тирә-юнь белән таныштыруда да зур йогынты ясап тора. Балаларга халык әкиятләрен укырга кирәк. Китаплар матур рәсемле булса, бик яхшы, чөнки бу аның игътибарлыгын ныгыта.
Пластилин белән яки тозлы камыр белән төрле рәсемнәр, җәнлекләр, кошлар әвәләргә мөмкин. Бу баланың иҗади яктан үсешенә зур йогынты ясый.
3-4 яшьлек балаларга кайчы биреп төрле фигуралар, буягычлар кисәргә дә мөмкин. Әгәрдә бала бик кечкенә икән, кәгазьне бармак очлары белән өзеп алуы да балаларга бик күп сөенеч китерә.
Әгәр дә сабый рәсем төшерергә ярата икән, аңа фломастер, төсле каләмнәр, буяулар бирергә мөмкин. Рәсемнәрне кисточка белән, шулай ук бармаклар белән, табигый материаллар (орлыклар) белән оештыру бик кызык.
Балаларга кечкенә генә чынаяк, чәйнек, курчак, уенчыклар белән чәй эчү уенын оештырырга мөмкин.
Әниләргә өйдә эшләрен башкарганда да баланы җәлеп итеп, аны мактап торырга кирәк. Бу аның кызыксынучанлыгын үстерә. Ашарга әзерләгәндә ясалма пычак, яшелчә, җиләк-җимеш биреп салат ясарга тәкъдим итү һ.б кызыклы уеннар оештыру уңай эмоция тудыра. 
Киңәшләргә колак салыгыз, әниләр, ярдәме булыр.

Фото ачык чыганактан алынды

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: