Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 февраль 2022, 13:00

“Миңа файдасы тиде, сез дә шифасын күрегез!”

Алланың биргәненә чиксез рәхмәтлемен. Миңа бу рецептларның файдасы бик нык тиде. Ярты төннән учлап дару ашый идем. Менә, шул төнәтмәләрне ясап эчәбашлагач, Аллага шөкер, дарулар кулланмый башладым.

“Миңа файдасы тиде, сез дә шифасын күрегез!”
“Миңа файдасы тиде, сез дә шифасын күрегез!”

Бу киңәшләр интернеттан алынды. Зыян итмәс дип, эчеп карадым. Беренче порцияне эчеп бетүгә ук, файдасын күрдем. Югары кан басымыннан һәм буыннар сызлавыннан ике төрле халык рецептын сезгә дә тәкъдим итәм.
Югары кан басымыннан һәм буыннар сызлавыннан 3 литрлы банкага ике уртача зурлыктагы чи кызыл чөгендерне тазартып, шакмаклап турап салдым. Өстенә бүлмә температурасындагы кайнаган су койдым. Бер бал кашыгы корт балын ярты стакан суда болгатып, банкага салдым. Аз гына ачык калдырып, капрон капкач яптым. Биш көн салкынча урында тоттым. Өстендәге күбеген җыеп алгач, марля аша сөзеп, төнәтмәне ашар алдыннан яки ашаганнан соң көненә дүрт тапкыр 0,5 стакан эчтем. Хәзер буыннарым авыртмый, шөкер. Иртән аякка басар өчен, төнлә торып, икешәр төймә ибупрофен эчә идем. Шул таблеткаларны эчмәсәм, аякка баса алмый идем. Нинди генә мазь, гель, үзем ясаган төнәтмәләр кулланмадым. Алар барысы да авыртуны вакытлыча гына басты. Бу төнәтмәне ясап эчә башлагач, дарулар кабул итмим. Элек кан басымы белән дә бик интектем: 200/110 га кадәр күтәрелә иде, хәзер нормада.
Арка сызлавына халык дәвасы

1 литр суны кайнатып, суытасың. Шуңа 5 бөртек кара йөзем, 3 аш калагы шикәр, 4 аш калагы түгәрәк пешмәгән дөге салып, 5 көн салкынча урында тотасың да, суын сөзеп аласың. Банкада калган кушымта янына яңадан су салып куясың. Сөзеп алган сунны ашаганчы яки ашагач, көненә 3 тапкыр 0,5 стакан эчәсең. Дәвалану курсы- 1 ай. Файдасы беренче курсны тәмамлауга ук тиде. Мин өч курс эчтем төнәтмәләрне. Шуңа күрә гәзит укучыларга да шуларны ясап, эчеп карагыз әле, дип, киңәш итүем.
Фәйзә Кәбирова.

Фото: pixabay.com

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: