Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 февраль 2022, 16:00

Үтүк озак хезмәт итсен дисәгез…

Үтүк сатып алганнан соң, кызганыч, ул безне һәрвакыт ялтыравыклы һәм чиста булып торуы белән озак шатландырмый шул! Дөрес булмаган температурада ефәк блузканы үтүкләсәң, шунда ук үтүккә ябышкан эз кала.

Үтүк озак хезмәт итсен дисәгез…
Үтүк озак хезмәт итсен дисәгез…

Ә инде кран астыннан гына су саласың икән, юшкын килеп чыгуын көт тә тор! Үтүк сезгә озак хезмәт итсен дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
1нче ысул – тоз. Кәгазь битенә тозны тигез итеп җәегез дә, шуның өстеннән карасы төшкәнче үтүк белән ышкып торыгыз. 
2нче ысул – парафин шәме. Шәмне киҗе-мамык тукыма белән әйләндереп алыгыз. Шуның белән үтүкнең кызган табанын түгәрәк хәрәкәтләр ясап, ышкып торыгыз. Техниканы поддон яисә газеталар өстендә тотыгыз: процесста барганда шәм эриячәк, парафин агып төшә башлаячак. 
3нче ысул - водородлы перекись.
Әлеге сыекчага мамык кисәген батырып алыгыз. Салкын үтүк өстеннән караңгы тапларны әйбәтләп чистартыгыз. Пере-кись юшкынны эретергә ярдәм итәчәк.
4нче ысул – аш серкәсе. Серкә эченә мамык тампонны тыгып алыгыз да, шуны салкын үтүккә сөртегез. Әгәр дә үтүктә кара таплар аеруча да күп икән, серкәгә 1:1 пропорциясендә нашатырь спирты өстәгез. Инде бу да ярдәм итмәсә, берәр тукыма өстенә күп итеп салыгыз һәм аның белән приборның эш өслеген берничә сәгатькә каплап торыгыз. Шул вакыт эчендә ул йомшарачак. Соңыннан аны губка яки йомшак щётка белән алып атыгыз.
5нче ысул - азык-төлек содасы. Бер-
ничә кашык соданы бер стакан суда болгатып алыгыз. Бу эремәне материя кисәге өстенә салыгыз да, шуның белән үтүкнең салкын өслеген сөртегез. Соңыннан үтүкне дымлы салфетка белән чистартып бетерегез. 
6нчы ысул – лакны бетерү сыек-часы. Әгәр дә үтүк табанына полиэтилен кисәге ябышкан булса, аны лакны бе-терү сыекчасы ярдәмендә тиз генә алып ташларга мөмкин. Чистартканда үтүкнең пластмасса өлешләренә тимәгез: сыеклык составындагы матдәләр аларны зарарларга мөмкин. 
Беркайчан да үтүкне чистарту өчен наждачка, пычак яки башка очлы предметлар кулланмагыз! Бу үтүк табанын тырный һәм приборның дөрес эшлә-мәвенә китерергә мөмкин. 

 

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: