Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 Май 2022, 17:43

Файдалы киңәшләр

Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн дәвамында кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.  

* Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.

* Үтүктәге кызган эзләрне нашатырь спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.

* Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка тәмләткечләр салмагыз. Иң яхшысы – яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.

* Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез.

* Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.

* Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, кәстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз.

* Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннары сүрән утта пешерегез.

* Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта, балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук суган да булыша.

* Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.

* Ваннаны агарту өчен: 2 аш кашыгы кальцийлы содага 2 аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сылагыз. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып, сылагыз. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз.

Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/kish-tabysh/faydaly-kishlr

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: