Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 Май 2022, 21:31

Кычытканнан ни файда?

Кычыткан бик файдалы үлән. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)... Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә.

К витаминына бай булуы белән бавырда протромбин дигән матдә барлыкка китереп, канны куерта.

Үләннәрнең һәркайсы үзенчә файдалы, әлбәттә. Тузганакны гына алыйк: ул аппетитны ача, гастритны дәвалый, үт бүленеп чыгуын яхшырта. Азканлылык белән чирләгәндә булыша, нервларны тынычландыра. Халык медицинасында «яшәү эликсиры» дип юкка гына атап йөртмиләр аны.

  Күп халыкларда кычытканның яшь ботакларын азыкка кулланалар, алардан яшел щи бик тәмле була.
  Бигрәк тә Кавказ халыкларында кычытканнан тәмле милли ашлар әзерләү киң таралган.
  Кычытканның яфракларыннан азык һәм фармацевтика продуктлары өчен зарарсыз яшел буягыч, ә сабагыннан тукыма өчен сүс алалар.
  Аны шулай ук медицинада, косметологиядә файдаланалар.

Ул күп авыруга дәва

— Кычытканның яфраклары витаминнарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына һәм каротинга, шулай ук К, В2, В3 витаминнарына бай. Моннан тыш, яфракларында органик кислоталар, крахмал, шикәрләр, хлорофилл, шулай ук камедь, тозлар һ.б. бар. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Кычыткан яфраклары көлендә 6,3% ка кадәр тимер оксиды бар.

— Кычытканда К витамины һәм дуплау матдәләре күп булганлыктан, ул кан китүне яхшы тукта. Аннан әзерләнгән сыек экстракт яки төнәтмә даруханәләрдә сатыла.

— Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар.

— Бу үсемлек ярдәмендә азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.

— Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә.

— Кычытканнан кайнатма имезүче хатыннарның сөт килүен арттыра.

— Рус табиблары әле XVII гасырда ук үсемлекнең үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү сыйфатларын файдаланганнар, вакланган юеш яфракларны яңа яраларга куярга тәкъдим иткәннәр. Кычыткан согы белән иске яраларны, җәрәхәт һәм эренле тирән яраларны дәвалаганнар.

— Көнкүрештә кычытканны ярсытучы һәм читкә таратучы чара сыйфатында радикулит, буыннар авыртуы вакытында кулланалар. Кайчак авырткан урыннарны ике-өч көнгә бер тапкыр яшел кычыткан белән «чагу» киңәш ителә.

Матурлык өчен файдасы бар.

— Болгариядә чәч коелуга каршы 0,5 л суга һәм 0,5 л уксуска 100 г вакланган кычыткан яфраклары исәбеннән әзерләнгән кайнатма кулланалар. Кайнатманы 30 минут кайнаталар, сөзәләр һәм кичен йоклар алдыннан шуның белән башны юалар (сабынсыз гына).

— Франциядә, чәчне ныгыту өчен, кычытканны менә болай кулланалар: 1-2 атнага бер тапкыр юганнан соң башны чылаталар һәм тирене коры яфраклар төнәтмәсе белән ышкыйлар. Аны әзерләү өчен 1 аш кашыгы вакланган кычыткан алалар, аңа 1 стакан кайнап торган су салалар, чәй кебек төнәтәләр, суынган чәйне сөзәләр.

— Яңа җыеп юылган һәм бераз кипшенгән яфракларыннан җыерчыкларны бетерүгә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче маскалар ясыйлар. Иттарткычта туралган 50 г яфракка бер аш кашыгы бал салалар, болгаталар һәм юка гына итеп биткә, муенга ягалар, өстен 25-30 минут тастымал яки сөлге белән каплап торалар. Шуннан соң масканы кайнаган җылы су белән юып төшерәләр һәм битне, муенны бераз гына крем белән майлыйлар. Яз һәм көз көне шундый 10-12 маска ясау тәнне бөтен ел буена менә дигән итә.

 

Фото: https://paypress.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: