Тузганак май аенда бөтен җирне басып ала. Бу чәчәкнең файдасын күреп калыйк.
Тузганак тимер, фосфор, калий, инулин, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Аның согында сидек кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар. Үсемлек шикәр диабеты, үт куыгы һәм бавыр, авитаминоз, анемия һ.б. авыруларына каршы көрәштә ярдәм итә, язын һәм пигмент тапларыннан арындыра.
Дару үләннәре җыю кагыйдәләре.
Төп кагыйдә: үләнне кояшлы, кояш төшеп тора торган урыннан җыярга кирәк.
1. Тамырларга килгәндә, эш башкачарак. Алар арасында иң яхшылары - тузганак һәм әрекмән тамыры. Үлән тамырының иң файдалы вакыты – җиргә туң кергәнче, көз айларында. Төнге температура 10 градустан кимегәч, бар әйбер дә үсүдән туктый. Шул вакытта ул җирдән бары витаминнар гына җыеп утыра. Дөрес, тамырны беренче яфраклары чыкканчы, язын да алып калырга була, тик көзге тамыр файдалырак дип санала.
2. Бер генә төр үләнне 10 көн эчеп алганнан соң 10 көн ял итәргә кирәк.
Кайнатма ясау.
400 данә сары чәчәк җыярга кирәк. Чәчәкләрне юмыйча гына (югыйсә, бөтен файдалы үзенчәлекләрен юып төшерәчәксез) өстенә 1 литр су саласыз. Кайнап чыккач, акрын утта 10 минут кайнатырга кирәк. Аннары ярты чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп, тагын 20-25 минут кайнатып аласыз. Сөзгеч аша суын чыгарасыз. Шулай итеп, сары чәчәк үз эшен эшләде. Сөзелгән кайнатмага 1 кг 200 гр шикәр комын акрын гына өстисез. Һәм тагын акрын утта 30-40 минут кайнатасыз.
Кызганыч, өйгә таралган тәмле исне һәм чәчәк «балының» тәмен язып кына аңлатып булмый. «Мәхәббәт балы» дигән атамасы да бар икән әле аның! Сәламәтлек өчен генә түгел, ә күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы.
"Тузганак безнең җирдә үсә торган алтын инде ул, ә әрекмән мең төрле авырудан да файдалы» - дип юкка сөйләмиләр.
Фото: интернет
Чыганак: ШәһриКазан