Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 июнь 2022, 20:57

Иң тәмле чәй , файдасының күплеге

Карлыган чәен эчкәнегез бардыр, ә файдасы турында беләсезме? 

Иң тәмле чәй , файдасының күплеге
Иң тәмле чәй , файдасының күплеге

Карлыганның яфрагы җимешенә караганда да файдалырак. Шуңа күрә дә яфракларын төнәтеп эчәргә кушалар. Болай эшләгәндә ашказаны авыруларын гына җиңеп калмыйча, организмдагы зыянлы матдәләрне юып чыгара. 

Кара карлыганның җиләкләрен һәм яфракларын гиповитаминозлардан һәм авитаминозлардан, зәңгеләдән, ябыктыра торган авырулардан кулланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган һәм тирләткеч дару буларак файдаланалар. Баллы суты яисә җимешләреннән ясалган сиробы коры ютәлдән, тамак авыруларыннан ярдәм итә.

 

Ничек кулланырга?

Бу яфракны кара чәйгә өстәмә буларак та салалар. Болай эшләгәндә, гадәти чәйгә хуш ис өстәлә. Чәйнең файдасы да арта. Шулай ук аны аерым термоста да төнәтәләр. Грипп вакытында карлыган яфрагыннан чәй организмны ныгыту чарасы булып тора. Чәен әзерләү өчен, ике бал кашыгы киптерелгән яисә яңа өзелгән карлыган яфрагына бер стакан кайнар су салып, өстен каплап торабыз. 10-15 минуттан чәй әзер.

 

Фото: Интернет 

Источник: Интернет 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: