Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 июль 2022, 18:00

Сары мәтрүшкә – бик күп авыруларга дәва

Ул иң борынгы дару үсемлеге. Халык аны юкка гына «99 авырудан дәвалау үләне», дип санамый. Аны бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар

????Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар.

????Сары мәтрүшкәне ашказаны-эчәк тракты, үт куыгы һәм үт юллары ялкынсынуы вакытында кулланалар.

????Ул организмның көчен арттыра, тынычландыра, капиллярларны ныгыта. Аның ютәлдән, тын бетүдән, йөрәк хәлсезлегеннән, ангинадан, ревматизмнан, төнлә бәвел тотмаганнан да шифасы бар.

????Сары мәтрүшкә кан басымын күтәрә, гипертониядән интегүчеләргә аны башка үләннәр белән кушып кына эчәргә мөмкин.
Сары мәтрүшкәдән ясалган май белән яраларны дәвалыйлар. Май ясар өчен 1 стакан яна җыелган мәтрүшкә чәчәген агач тукмак белән төяләр. Шуны пыяла банкага салып, 2 стакан чистартылмаган май бн тутырып, карангы урында 3 атна тоталар. Шуннан сон, сөзеп, карангы салкынча урында саклыйлар.

Үләннәр белән дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшү мөһим!

 

Чыганак: https://vk.com/

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: