Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 июль 2022, 18:00

Болыннан җыелган җир җиләгенең нинди файдасы һәм зыяны бар?

Кан ясалышына уңай йогынты ясый. Анемия булган кешеләргә файдалы. Көч булмаса, стресс вакытында, иммунитетны ныгыту өчен файдалы

  • Кан ясалышына уңай йогынты ясый. Анемия булган кешеләргә файдалы.
  • Көч булмаса, стресс вакытында, иммунитетны ныгыту өчен файдалы.
  • Кипкән җир җиләге организмдагы патогеннарны чыгара.
  • Җир җиләгендә В төркеме витаминнары күп. Нерв системасы өчен файдалы.
  • Бавыр белән проблемалар булганда җир җиләге согы яхшы.
  • Ирекле радикалларның начар тәэсирен киметә.
  • Организмнан артык холестеринны чыгара.
  • Кан басымын төшерә.
  • Сидек кудыра.

Җир җиләгенең чәчәге һәм яфраклары да файдалы. Алардан төнәтмә ясыйлар. Төнәтмә ясау өчен алты аш кашыгы коры җиләк яфрагын 0,8 литр суга салалар, кайнатып чыгаралар, 4-5 минут пешеләр һәм суытып, сөзәләр.

Җир җиләге яфрагын июнь, июль айларында, пычак белән кисеп җыялар. Бары тик яшел яфракларны гына җыярга кирәк.

  • Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда файдалы.
  • Җир җиләге яфраклары төнәтмәсе төрле яраларны дәвалый.
  • Ашказаны-эчәклек трактының лайлалы тышчасын дәвалау өчен дә җир җиләге яфраклары төнәтмәсен эчәләр.
  • Бөерләр авыртканда, салкын тигәндә дә җир җиләге яфрагы төнәтмәсе файда бирә.

Җир җиләгенең зыяны да бар. 

  • Аллергия бирергә мөмкин. Аллергия булмасын өчен, әчегән сөт ризыклары белән ашарга була.
  • Ашказаны җәрәхәте, югары кислоталы гастрит булганда җиләк ашарга ярамый.
  • Хроник аппендицит, колит булганда җир җиләген күп ашау тыела.
  • Авырлы хатыннарга җиләк ашаганда сак булырга кирәк.

Үсемлекләр белән дәваланганда табиб белән киңәшеп эшләгез!

 

Источник: http://maydan.tatar

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: