Кешенең иммун системасы — организмны вирус, бактерияләр һәм башкалар, мәсәлән, яман шеш күзәнәкләреннән саклап торучы калкан. Дошманын танып алу белән иммун системасы аны юк итәргә тотына.
Әгәр система көчле икән, ят күзәнәкләр үрчи башлаганчы ук һәлак булачак. Авырмыйм дисәң, иммун системасын ныгытырга кирәк.
Диета тотканда сак булыгыз. Әгәр тиешенчә тукланмыйсыз, көн дә ярымфабрикатлар ашыйсыз икән, сезгә иммун системасы ныклыгы өчен мөһим булган матдәләр җитмәскә мөмкин. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бер генә элемент җитмәү дә организмның саклану системасын шактый какшата. Шуңа да ризыкны төрләндерергә тырышыгыз.
Антиоксидантлар, А, С һәм Е витаминнары организмга ирекле радикаллардан – күзәнәкләргә зыян салучы куркыныч матдәләрдән сакланырга булыша. Табиблар, әлеге витаминнар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә генә җитәрлек күләмдә, дип белдерә.
Ит, бигрәк тә тавык ите сатып алганда саграк булыгыз. Чөнки күп кенә җитештерүчеләр кошлар тизрәк үссен өчен, аларга антибиотик кадый. Кеше организмына ит белән бергә кергән әлеге матдә иммунитетны какшата, антибиотикларга каршы көрәшүче бактерияләрне барлыкка китерә, дип белдерә табиблар. Антибиотикларны да күп эчәргә тырышмагыз.
Күп кенә тикшеренүләр күрсәткәнчә, шикәр комын кирәгеннән артык куллану да иммун системасын какшата. Баллы тәм-том, “Кока-кола”, лимонад симерүгә, ә алар үз чиратында яман шеш, шикәр диабеты һәм башка куркыныч авыруларга китерергә мөмкин.
Матдәләр алмашында цинк бик зур роль уйный. Әлеге матдә диңгез ризыкларында, ит, чикләвек, йомырка, сыр һәм бөртекле культураларда күп.
Иммун системасы өчен пестицидлар да зыянлы. Алар организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыгын киметә. Шуңа да үзегез үстергән яшелчәләрне генә ашарга тырышыгыз.
Тагын бер киңәш: кичке сәгать 8 дән соң ашаган чи яшелчә организмның саклагыч көчен киметә. Чөнки эчәклектәге ризык төн буе әчи. Ашкайнату системасы төнен нормаль эшли алмый.
Ашказанындагы бактерияләр ашкайнату системасына булыша һәм иммун системасы өчен дә зур роль уйный. Әйтик, мондый бактерияләр ашказанындагы зарарлы микробларны үтерә. Организмны файдалы бактерияләр белән баету өчен “тере” йогыртлар эчегез. Суган, сарымсак, банан кебек файдалы бактерияләрне арттыручы ризыклар ашарга кирәк.
Селен турында да онытмагыз. Ул, бердән, картаюны әкренәйтә, икенчедән, ирекле радикалларны һәлак итә. Аны бик аз гына кулланырга кирәк, чөнки күпкә китсә, агуга әверелә. Селен чыганаклары – бавыр, бөер, диңгез ризыклары, ярмалар.
Организмның төрле чирләргә каршы торучанлыгын арттыручы тагын бер матдә – флавоноидлар. Суган, помидор һәм әстерхан чикләвеге табыныгызда һәрвакыт булсын.
Организмны салкын һәм эсседән курыкмаска өйрәтергә кирәк. Кан агышына комачау итәрдәй тар киемнәр сайламагыз.
Ешрак хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, физик күнегүләр ясарга тырышыгыз.
Кимендә 7-8 сәгать җилләтелгән бүлмәдә йоклагыз. Йокыга китәр алдыннан хыялланыгыз, якты киләчәк турында уйлагыз.
Тулырак: matbugat.ru
Фото: https://mrfilin.com