Маяк
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 август 2022, 11:21

Көнбагыш йөрәк белән бавырга дәва

Кайсыбыз гына чарт-чорт көнбагыш ашарга яратмый икән?

Көнбагыш йөрәк белән бавырга дәва
Көнбагыш йөрәк белән бавырга дәва

Кайсыбыз гына чарт-чорт көнбагыш ашарга яратмый икән? Сару кайнаганда аеруча ярдәмгә килә ул.

Баксаң, көнбагышның башка файдасы да җитәрлек икән! Көн саен 100 грамм көнбагыш төше ашау йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бавыр авыруларыннан саклый. Ул яра һәм җәрәхәтнең тизрәк төзәлүенә ярдәм итә. Шуңа күрә сөяк сынганда көнбагыш ашарга киңәш ителә.

Симерүдән интеккән кешеләргә көнбагыш артык холестериннан котылырга ярдәм итә. Көн саен 1 уч көнбагыш ашаган кешенең чәче ныгый, ялтырап тора башлый. Ник дигәндә, көнбагыш җиңел эшкәртелә торган цинкка бай. Кыздырылмаган көнбагыш йокыны яхшырта.

 

Чыганак: Интернет

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: