Диагноз куелган шикәр диабеты белән авыручыларның дүрттән өч өлеше әлеге авыруның бер яки берничә җитди катлаулануына ия, еш кына тиешле коррекция чаралары күрелмәсә, бу үлемгә китерергә мөмкин. Диабетның иң еш очрый торган, 80проц.очракта үлемгә китерүче катлаулануларының берсе -йөрәк-кан тамырлары системасының патологик процесслары.
2нче типтагы шикәр диабеты -шикәр диабетының бер төре - күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеге кимүе, шулай ук организмда инсулинның чагыштырмача җитешсезлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән матдәләр алмашы авыруы.
2нче типтагы шикәр диабеты белән авыру очраклары булган кешеләрне, шулай ук нормадан артык тән авырлыгы булган һәм глюкозага толерантлыгы бозылган кешеләрне хәвефле төркеменә кертәләр, чөнки авыруның нигезендә организм тукымаларының ашказаны асты бизе гормонына -инсулинга тотрыклылыгы яки аның чагыштырмача җитмәүчелеге ята.
Инсулинга каршылык күрсәтүнең сәбәбе еш кына симерү була. Әмма 2 нче типтагы шикәр диабеты нормаль авырлыктагы, әмма корсак өлкәсендә тире асты майлары булган кешеләрдә булырга мөмкин. Ир-атлар өчен корсак әйләнәсе 94 см, хатын-кызлар өчен 80 см булырга тиеш. Бу күрсәткечне узган очракта 2 нче типтагы диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычы арта.
1нче тип шикәр диабетыннан аермалы буларак, 2 нче тип шикәр диабеты вакытында ашказаны асты бизенең инсулин җитештерүче күзәнәкләренең аутоиммун җимерелүе күзәтелми. Шунысы игътибарга лаек, 2нче тип шикәр диабеты белән авыручыларның кандагы инсулин күләме норма чикләрендә булырга, ә кайвакыт югары булырга да мөмкин, әмма кандагы глюкоза дәрәҗәсенең күтәрелүенә тулы инсулин реакциясе күзәтелми, ягъни күзәнәкләрнең инсулинга сизгер булмау хәле барлыкка килә. Вакыт узу белән тиешле дәвалау булмаса, инсулин секрециясе әкренләп кими.
2нче типтагы шикәр диабетының нинди билгеләре бар?
2нче тип шикәр диабеты булганда озак вакыт клиник билгеләр күренми, шуңа күрә еш кына озак вакыт диагноз куелмый кала. Кандагы шикәр дәрәҗәсе куркыныч күрсәткечләргә җиткәч һәм инсулин дәрәҗәсе кимегәч, авырулар авыз куышлыгында корылык, даими сусау хисе, күрү үткенлегенең кимүен сизә башлыйлар. Моннан тыш, авырулар еш кына бәвел күләме арту, авырлыкның артуы, сирәк очракта - кимүе, гадәттәге йөкләнешләр фонында көчсезлек һәм тиз арыганлык турында зарланалар.
Авыруларны объектив тикшергәндә артык ашау һәм нәселгә бәйле симерү (локаль яки тоталь), артериаль басымның югары дәрәҗәсе, йөрәк ишемиясе авыруы, периферик нерв системасы ягыннан бозылулар ачыклана. Кечкенә һәм урта калибрлы кан тамырларында үсеш алган деструктив процесслар аркасында организмның иммун реакциясе кими, бу фурункулез, аякның гөмбә зарарлануы, трофик җәрәхәтләр үсешенә ярдәм итә.
2-нче типтагы шикәр диабеты диагнозы
Диагноз лаборатория диагностикасы нәтиҗәләре нигезендә куела-кандагы шикәр дәрәҗәсенә кан анализы, гликированный гемоглобин дәрәҗәсенә анализ. Веноз канында ач килеш кан глюкозасы дәрәҗәсе нормасы 6,1 ммоль/лдан кимрәк, Гликированный гемоглобин дәрәҗәсе 6,5 проц.тән кимрәк.
Шикәр диабетын дәвалау
2нче тип шикәр диабеты белән көрәшү буенча дәвалау чаралары схемасы үз эченә берничә пунктны ала: баланслы туклануны һәм физик күнегүләрне рациональ арттыруны күздә тоткан сәламәт яшәү рәвешен оештыру; авыруның рационы авырлыгы кимесен һәм ул ашаганнан соң кан шикәренең концентрациясен арттырмаслык итеп төзелергә тиеш. Тән авырлыгын киметүгә шулай ук физик активлык ярдәм итә, ул организмда углеводлар алмашуын нормальләштерә һәм тукымаларның инсулинга сизгерлеген яхшырта.
Кандагы шикәр дәрәҗәсен киметү өчен медикаментоз терапия.
Патологик процесс барышында барлыкка килгән катлаулануларны һәм авыруларны иртә ачыклау һәм төзәтү.
2нче типтагы шикәр диабеты белән авыручыларга гадәттә амбулатор дәвалау бирелә. Катлауланулар үсеше, инсулин терапиясенә күчү, кан тамырлары катлаулануларының тиз үсеше дәваханәгә яту өчен күрсәтмәләр булырга мөмкин.
Дәвалауның нәтиҗәлелеген кандагы глюкоза дәрәҗәсе буенча бәялиләр, аны билгеләүне авыру үзе көн саен башкара. Кварталга бер тапкыр гликированный гемоглобин дәрәҗәсен билгеләү өчен лаборатория тикшеренүе үткәрергә кирәк.
2нче типтагы шикәр диабетын профилактикалау
Бу төр диабет үсеше куркынычын киметү өчен үз авырлыгыңны күзәтергә, симерүгә юл куймаска, баланслы диета тотарга һәм җитәрлек физик активлык белән шөгыльләнергә кирәк (йөрү, иртәнге гимнастика, велосипедта йөрү, йөзү). Зыянлы гадәтләрнең (тәмәке тарту, алкоголь куллану) һәм стрессларның шикәр диабеты үсешенә йогынтысы теориясе бар. Шуңа күрә бу авыру белән көрәшү өчен зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, тулы хезмәт һәм ял режимын үтәргә һәм хроник стресслардан сакланырга кирәк.
Диабет вакытында тыелган ризыклар исемлеге: татлы ризыклар, бал, катламлы камырдан һәм чистартылган ак оннан кондитер изделиеләре. Ак оннан әзерләнләнгән камыр ризыклары ашаудан тыелырга, арыш яки көрпә оны белән алыштырырга мөмкин, ләкин бу очракта да тәүлеклек норма якынча 325 г тәшкил итә. Рационда тозлы һәм маринадланган яшелчәләр, бәрәңге, шикәр, консервантлар, май, борыч һәм тоз булган барлык кибет соуслары, татлы җимешләр һәм җиләкләр, яңа сыгылган соклар, майлы, майсыз сөт, куертылган сөт, төрле консервалар, тиз пешерелә торган ризыклар, пакетлы ашамлыклар, сироплар һәм башка җиңел үзләштерелә торган углеводлар, ит һәм балыкның майлы сортлары, май, ысланган ризыклар, бәрәңге һәм дөге булган, майлы һәм майсыз шулпалы ашлар, трансмайлар белән әзерләнгән (маргарин,печенье,тортлар,чипсы,майонез, ярымфабрикатлар) ризыклар булмаска тиеш.
Чикләнгән күләмдә рөхсәт ителгән продуктлар:
Итнең һәртөрле сортлары: сыер ите, дуңгыз ите, сарык ите, куян ите, тавык, күркә һ.б. иң мөһиме-ит майсыз булсын. Балык-майлы балыклар сәламәтлек өчен файдалы, шул исәптән диабет вакытында да, омега-3 кислоталары булу сәбәпле, майлы балык, майлы иттән аермалы буларак, рөхсәт ителгән продукт булып тора. Сельдь, скумбрия, семга, форель ашарга була. Тәрәч, сайра, карп, сазан, лещ, минтай, навага һ. б.сортларга өстенлек бирергә кирәк. Сөт продуктлары: кефир, эчемлек йогурты, эремчек. Шикәр кушмыйча кулланырга. Сырлар аз тозлы һәм аз майлы булырга тиеш. Яшелчәкишер, чөгендер,кабак, ташкабак, бадымҗан, кычыткан, яшел борчак һәм фасоль. Бу яшелчәләрнең барысы да диабет булганда менюга кертелергә тиеш. Ләкин алар бик күп җиңел үзләштерелә торган углеводлар, шуңа күрә куллану контрольдә тотылырга тиеш. Ярмалар, икмәкбулка изделиеләре (2 нче сорт оннан арыш һәм бодай икмәге), җимешләр (алма, груша, чия, кара карлыган) рөхсәт ителә. Диабет вакытында теләгән кадәр ашарга мөмкин булган, ягъни чикләүләрсез кулланырга яраган ризыклар исемлеге түбәндәгечә: яшелчәләр: кыяр, барлык төр кәбестә, сельдерей, редис, помидор, шпинат һәм кузгалак, болгар борычы, барлык яшелчәләр һәм яфраклы салат; җимешләр: лимон, мүк җиләге, айва; тавык йомыркасы агы; чәй, кәһвә, гөлҗимеш кайнатмасы (шикәрсез).
Сәламәт яшәү рәвеше һәм диета хәтта нәселдән килгән кешеләрдә дә 2нче типтагы шикәр диабеты куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, шикле симптомнар булганда, иң башлангыч стадияләрдә авыруны ачыклау өчен, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Зөлфия ӘХМӘДУЛЛИНА, район үзәк дәваханәсенең табиб-эндокринологы.