Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 декабрь 2023, 11:45

Буыннар авыртса, нишләргә?

Бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатабыз.

Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябабыз да җылы итеп төрәбез.

Компрессны кичтән куеп, иртән генә алабыз. Авырту басылганчы һәр көнне кабатлыйбыз. Тагын бер рецепт: 3 аш кашыгы даруханәдә сатыла торган камфора маена 1 аш кашыгы бал һәм шуның кадәр үк горчица порошогы салып болгатабыз. Катнашманы кәбестә яфрагы өстенә куеп, авырткан урынны яфрак белән төрәбез. Өстенә җылы әйбер, 2–4 сәгать буена тотабыз.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: