Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 декабрь 2023, 11:15

Бәрәңгенең чыбыкчасы вироиды авырулары

Бәрәңгенең чыбыкчасы вироиды томат, баклажан, борыч, физалис һ.б. культураларны да зарарлый.

Бәрәңгенең чыбыкчасы вироиды авырулары
Бәрәңгенең чыбыкчасы вироиды авырулары

Бәрәңгедә вирус инфекциясенең типик билгеләре - төрле мозаикалар, деформацияләр, хлорозлар, некрозлар. Симптомнар вирусларның сортына, штаммына һәм үсеш шартларына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Иң куркынычлары дип 7 вирус - PLRV, Y, X, A, S, M, AMY һәм бәрәңгенең чыбыкчасы PSTV вироиды санала.

Бәрәңге яфраклары почмакланып өскә күтәрелә, яфрак пластинкалары озынчалана, бәләкәйләнә, очлары кызара. Бәрәңге вагая, озынчага үсә, деформацияләнә, ярыла, алар гантель формасын алырга мөмкин, күзләре саны арта, алар көрән таплы була. Бәрәңге акрын үсә, үсентеләр зәгыйфьләнә, саклау чорында төрле черекләр белән зарарлана. Чәчү шартларына һәм сортларына бәйле рәвештә, PSTV белән зарарланганның уңышы 30-90 проц. кими.

Авыру барлыкка килгән урында карантин фитосанитар чаралары өч ел дәвамында үткәрелә. Бәрәңге, помидор һәм борычны орлык максатында куллану тыела. Авыру чыккан территория чикләрендә азыктөлек максатында, терлек азыгы өчен яки җитештерү циклы ябык булган эшкәртү предприятиесендә 95 тән ким булмаган температурада кайнар пар белән эшкәртелгәннән соң гына куллану рөхсәт ителә.

Карантинда булган объектлар территориясендә эш коралларын, авыл хуҗалыгы техникасын (тракторлар, сабаннар, культиваторлар, урып-җыю техникасы һ.б.), шулай ук кулланылган техниканы туфрак һәм үсемлек калдыкларыннан чистартмыйча һәм зарарсызландырмыйча куллану тыела.

Бәрәңгенең, томат һәм борыч җимешләренең зарарланганнарын яндыру, 95 градустан ким булмаган температурада кайнар пар белән эшкәртү, ферментацияләү, калдыкларны компостлау, тирән күмү, яки аларны эшкәртү предприятиесендә эшкәртү юлы белән юкка чыгарыла.

Авыл хуҗалыгы коралларын, техникасын, транспорт чараларын, төрү материалын, киемне, теплицаларны, саклагычларны, склад һәм башка биналарны кулланырга рөхсәт ителгән хлорлы дезинфекцияләү препаратлары белән чистартырга һәм зарарсызландырырга кирәк.

Карантин вакытында күрсәтелгән авырулар белән зарарланмый торган үсемлекләр үстерү отышлы. Авыруны таратучы бөҗәкләргә каршы кулланырга рөхсәт ителгән инсектицидлар белән даими эшкәртүләр үткәрү мөһим.

Карантин фитосанитар тикшеренүләр визуаль ысул белән үрнәкләр сайлап алу белән башкарыла.

Айзат МУЛЛАГАЗИЕВ, Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: