Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милләт
24 февраль 2021, 16:35

Монда минем үткәнем һәм киләчәгем

«Тел – ананың балага зур бүләге», - дип әйтә миңа әнием. Әйе, бу бик дөрес. Ул яктан мин икеләтә бәхетле. Өебездә туган телемдә сөйләшсәм, мәктәптә башкорт телен өйрәнәм. Әнием – башкорт теле укытучысы. Без аның белән төрле әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз, җырлар җырлыйбыз. Башкортстан турында кызыклы материаллар җыябыз. Үзем бию түгәрәгенә йөрим. Анда бигрәк тә башкорт биюләрен яратып башкарам. Телевизордан башкорт телендәге мультфильмнар карарга да яратам мин.

Бүгенге көндә әнием һәм әтием белән шәҗәрә төзү белән мәшгульбез. Безнең нәсел агачы 22 буыннан тора. Үзебез Вәлит нәселенә керәбез. Ата-бабаларыбыз арасында биләр, муллалар, старшиналар, сугышта катнашкан яугирләр булуы белән горурланам. Башкортстанда тууым, шунда тормыш итүемә чиксез шатмын. Монда минем ныклы тамырларым, монда минем Туган илем!

Читайте нас: