Кыргыз ыруы башкорт халкының төньяк-көнбатыш төркеменә карый, ягъни алар Илеш, Шаран, Бакалы, Краснокама, Туймазы районнары һәм Татарстанның Актаныш, Ютазы, Бөгелмә биләмәләрендә яши.
Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында Кыргыз ыруы башкортлары тарафыннан нигез салынган райондагы Шәммәт, Исанбай, Карабаш, Яңа Күктау, Иске Кыргыз, Тыпый, Иске Күктау, Югары Юлдаш, Олы Ялан, Яңа Аю, Иске Татыш, Илеш, Ябалак, Иштирәк, Үрмәт авыллары билгеләнә. Кыргыз ыруына республикабызның мәртәбәле шәхесләре – якташыбыз, Алтай Республикасы закон чыгару хакимиятеннән РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре Рәлиф Сафин, Башкортстан Республикасының халык артисты Идрис Кәлимуллин, Татарстан Республикасының тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, РФ халык артисты Рәфил Нәбиуллин, Социалистик Хезмәт Герое Нәсифулла Зәйнуллин, Хезмәт Даны ордены кавалеры Рәгыйб Бәдретдинов, шагыйрь Ринат Хәйри, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов һ.б. керә.
Чарада Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзалары, галимнәр, Кыргыз ыруы вәкилләре катнашты.
Җыенда катнашучылар өчен район мәдәният сарае алдында театральләштерелгән тамаша оештырылды. Кунакларны икмәк-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. Фойеда Илеш, Бакалы, Краснокама һәм Шаран районы вәкилләрен бай эчтәлекле күргәзмә урын алды. Анда “Кыргыз ыруы тарихы битләрен ачып” дип исемләнгән экскурсия үткәрелде, милли ризыклар, осталарның эшләре, шәҗәрәләре урнаштырылган иде. Чарада катнашучылар алдында Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илдар Муллаголов, Иске Күктаудан Айсылу Галиуллина, Шәммәттән Раушания һәм Рәфис Әхмәтҗановлар, Иске Кыргыздан Ильмира Имамова, Карабаштан Алия Бәшарова, Ябалактан Ямаловлар, Хәтмуллиннар, Шакировлар һ.б. чыгыш ясап, үзләренең гаилә шәҗәрәләре белән кыскача таныштырды.
Кыргыз ыруы съезды барышында президиум утырышы үтте. Чарада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тәбрикләде. Съезд утырышында Кыргыз ыруы тарихын һәм мәдәниятен барлап, Уфадан килгән галимнәр, шулай ук урында яшәгән шушы ыру вәкилләре чыгыш ясады. Кыргыз ыруы башкортларының гербы кабул ителде.
Чара ахырында Илдар Иршат улы съезд эшендә катнашкан бертөркем кунакларга муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт Хатын тапшырды.
Башкортстанда Башкорт тарихы елы уңаеннан уздырылган "Ыру агачы" республика форумы эстафетасын Туймазы районы кабул итте. Аларда шушы көннәрдә Ык елгасы буендагы башкорт ыруларының җыены үтәчәк.
***
Җыен кысаларында Югары Яркәйдәге беренче гимназия базасында мәргән укчы хәрәкәтенә нигез салучы, Башкортстан Республикасында традицион җәядән атуны популярлаштыру белән шөгылләнүче Юлай Галиуллин яшь буын өчен мастер класс һәм традицион җәядән ату буенча турнир үткәрде. Шулай ук яшүсмерләр өчен БРның мас-рестлинг буенча Федерация Президенты Раил Бикмаев милли башкорт көрәше - таяк тарту буенча мастер-класс һәм ярыш оештырды. Иң батыр, көчле егетләребез медальләр белән бүләкләнде.
Биредә "Тамыр" балалар-яшүсмерләр телеканалы кунакта булды. Очрашуда үзләренең шәҗәрәләрен белгән, нәсел ядкарьләрен саклаган гаиләләр балалары белән катнашты. Һәр гаилә үзенең шәҗәрәсе белән якыннан таныштырды. "Гаилә тамырлары" Төбәкара күргәзмәсе өчен һөнәри фотосессия үткәрелде.
***
Карабаш урта мәктәбендә әлеге чара чикләрендә «Аҡбуҙат» журналы үзенең 30 еллык юбилеен билгеләде. Биредә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында «Шумер» мультфильмы презентациясе булды. Шунда ук «Хәзерге балалар нинди мультфильм карый?» дигән анкеталау үткәрелде.
Басманың җаваплы секретаре Миңлегөл Тайсина журнал белән таныштырды, шигырьләр укыды. Рәссам Майя Каюмова мастер-класста балалар белән Кыргыз ыруы кошы — күгәрченне төшерде. Иң яхшы сүрәт авторы — 4-се сыйныф укучысы Эмиль Фазылов булды.
Милли кием көненә укучылар әзерләнеп килде. Шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барган очрашу һәркем күңеленә хуш килде.