

Кызганычка каршы, хәзер алар хакындагы хатирәләрне генә яңартырга кала. Биредә Иске Аю авылыннан бертуган Шәйхулла һәм Мулламөхәммәт Шамратовларны искә алып үтәсе килә. Әлеге истәлек Мулламөхәммәтнең Югары Яркәйдә яшәгән кызы Фатима Мөхәммәдиеваның хатирәләренә нигезләнеп язылды.
Әйе, Фатиманың әнисе Зөһрәбикә һәм әтисе Мулламөхәммәтнең гаилә язмышы кызыклы да, гыйбрәтле дә. Зөһрәбикәнең әтисе Бадыйк Түбән Череккүл авылыннан булып, революциягә кадәр бер байга хезмәт итә. Бай егетнең үзенә тугры хезмәт итүен һәм бик гадел булуын исәпкә алып, авылдан бер өйгә сыер, сарыклар биреп башка чыгара. Егет, әлбәттә, өйләнү ягын карый, Миңлекамал исемле акыллы, басынкы кызны үзенә тиң яр итеп сайлый. Икесе дә тырышып дөнья көтә башлыйлар, хуҗалык ару гына тернәкләнеп китә. Бер-бер артлы дүрт бала – ике малай һәм ике кыз дөньяга килә. Зөһрәбикә 1921 елда туа, төпчек кыз була. Октябрь революциясеннән соң кулаклаштыру башлангач, Бадыйкны шул исемлеккә кертәләр һәм сөргенгә җибәрәләр. Бу хәлдән куркып калган балалар нишләргә дә белми, Зөһрәбикәнең бер абыйсы белән апасы Казахстан якларына юллана. Алар шул китүдән гомерләренең ахырынача шунда төпләнеп калалар. Шулай итеп, әниләре белән өйләреннән куып чыгарылган ике бала авылда авырлык белән көн күрә. Абыйсы һаман бирешми, урман кисүдә эшләп, бүрәнә туплап, үзләренә кечерәк кенә булса да өй сала. Кызганычка каршы, яңа өйдә озак куанып яши алмыйлар, Зөһрәбикәнең абыйсы каты авырый башлый һәм озакламый мәрхүм була. Аның артынча әнисе дә бакыйлыкка күчә. 16 яшьлек кыз берүзе торып кала. Бу 1937 ел була. Язмыш аны Иске Аю авылы егете Мулламөхәммәт белән очраштыра. Бик чибәр булып үсеп килгән кызга егетнең шунда ук күзе төшә, үзенә кияүгә димли башлый. Әле балалык акылы да чыгып бетмәгән кыз аңа: «Кит әле, син карт бит», - дип, көлеп кенә җавап бирә. Озакламый, әнисенең кырыгын үткәрергә әзерләнеп йөргәндә күршегә икенче авылдан килгән Шәйхулла исемле егет белән таныша. Кыз егетне ошата. Яшьләргә никах укыталар. Мәҗлескә килгән кунаклар арасында Мулламөхәммәтне дә күреп, Зөһрәбикә аптырап кала. Бактың исә, ул Шәйхулланың бертуган абыйсы икән лә.
Шәйхулла Теләкәйдә башлап авыл советын оештырып, аның беренче рәисе була. Матур гына яшәп китәләр, беренче кызлары Доллариса дөньяга килә. Көтмәгәндә фин сугышы башлана һәм 1939 елның көзендә Шәйхулланы фронтка җибәрәләр. Бер ай дигәндә аның үле хәбәре килә. Бу авыр кайгыны Зөһрәбикә бианасы Мәкъшүкьямал белән бергә кичерә һәм яшь баласы белән аның янында яшәп кала.
Мулламөхәммәт район үзәге Югары Яркәйдә район кулланучылар җәмгыятендә инструктор булып эшли. Ул Түбән Череккүлдән Дания исемле кызга өйләнә, ләкин хатыны беренче бәбиен тудырганда вафат була. Шулай итеп язмыш Зөһрәбикә белән Мулламөхәммәтне кабат очраштыра. Ләкин аларны Бөек Ватан сугышы тагын аера, Мулламөхәммәт фронтка китә. Ул һәрдаим хатлар җибәреп, әнисе белән килен кешенең хәлен белешеп тора. “Ачка интекмәгез, минем кием-салымнарны да икмәккә алыштырыгыз,”- дип, киңәшләрен бирә.
Бианасы Мәкъшүкьямал авылдагы кендек әбисе була, им-том белән дә шөгыльләнә. Карчык озын гомерле була, 105 яшькә кадәр яши. Зөһрәбикә аңа 30 елдан артык килен булып хезмәт итә. Әтисе Бадыйк та сөргеннән кайту белән армиягә алына һәм яу кырында башын сала.
Менә шулай тормыш Зөһрәбикәне сыный-сыный чыныктыра. Сугыш чоры авырлыкларын барлык авыл хатыннары кебек үз җилкәсендә татый. Колхозда җигелеп эшли ул, күбрәк гел ирләр эшендә, атлы эштә була. Шулай бервакыт Дүртөйледән мичкә белән керосин алып кайтканда Исмаил авылы турында аты егылып үлә. Ни хәл итсен, җәяүләп Иске Аюга кайтырга чыга. Бу исә язгы ташкын вакыты, Базы елгасында боз кузгалган була. Тәвәккәлләп боздан бозга сикереп, инде икенче ярга чыгып җиттем дигәндә, боз кисәге әйләнеп китә дә, Зөһрәбикә салкын суга чума. Бәхетенә яр буена боз карарга төшкән үсмер малайлар ярдәмгә килә, колга сузып ярга тартып чыгаралар. Шул килеш авылга кайтып егыла. Алай гынамы, колхоз җитәкчеләре ат үлеме өчен аңа бик күп түләү билгели. Ни хәл итәргә? Сораша торгач, ул Исмаилда мал табибы барлыгын белә һәм авызыннан өзеп, тозлаган казын, бер йомарлак сыер маен алып, әлеге кешене эзләп китә. Бәхетенә мал табибы атны ярып, авырудан үлүе хакында белешмә биреп җибәрә, Зөһрәбикә штрафтан котылып кала. Сугыш чорындагы хәл-вакыйгаларны искә төшерсәк, халык арасында законнарның көчлеләр кулында булуына әллә күпме мисал китереп булыр иде. Зөһрәбикә өлешенә дә төшә андый гаделсезлек. Бер тапкыр ул чак төрмәгә эләкми.
Сугыш чорында да кешеләр арасында төрлесе булган шул, дус һәм дошманы дигәндәй. Урак чорында амбарда үлчәүче булып эшләгән хатын Зөһрәбикәнең арбасына бер капчык ашлык салдыра да, безгә илтеп кил ди. Тыңлый инде Зөһрәбикә. Юлда барганда караса, алда милиция басып тора. Ул да аптырап калмый, тиз генә капчыкны юл кырыена сөйрәп төшереп, ашлыгын чәчеп җибәрә. Шулай да тикшерәләр әле аны, әмма төрмәгә утыртырлык сәбәп таба алмыйлар. Чибәр, яшь хатынга күз салучы ир-егетләр дә була, ләкин ул берсен дә якын җибәрми.
Мулламөхәммәт япон сугышын да үтеп, 1946 елда исән-сау әйләнеп кайта. Илгә җиңү яулап кайткан яугирне озакламый Краснояр колхозына бухгалтер итеп тәгаенлиләр. Беркөнне ул Зөһрәбикәне Шидәлегә туганнарының хәлен белеп кайтырга дип алып китә һәм шунда аның үзенә кияүгә чыгуын сорый. Заманы нинди бит, ир-егетләргә кытлык чак, сайланып торырлык мени. Язмышлар кабат бәйләнә һәм кырык ел татулыкта гомер кичерә алар, 4 балага гомер бүләк итәләр. Бер-бер артлы Фатима, Халисә, Флүс һәм Флүсә дөньяга килә. Бишенчегә Шәйхулладан туган олы кызлары Долларисаны да Мулламөхәммәт үз баласыдай тәрбияләп үстерә. Кыз башта аңа олы абый дип дәшә. Соңрак Мулламөхәммәт: «Апайлары әти дигәндә ул абый дигәч, дөрес аңламаслар бит,»дип, кызны төрлечә кызыксындырып, әти дияргә өйрәтергә куша. Әни кеше менә әтиең алып кайткан дип, я курчак, я яңа күлмәк биреп, кызны әти кешегә якынайта. Балалар гаиләдә ярдәмләшеп, эшкә өйрәнеп үсәләр, үзләре яраткан һөнәр буенча белем алалар. Долариса белән Фатима - бухгалтер, Халисә белән Флүсә педагог белеменә ия була. Флүсә яңадан сәүдә системасында эшли. Флүс шофер һөнәрен сайлый. Барысы да матур гаилә корып, балалар үстерәләр.
Зөһрәбикә белән Мулламөхәммәтнең 12 оныгы туа. Мулламөхәммәт “Агыйдел” колхозы төзелгәч, хуҗалык мөдире итеп тәгаенләнә, соңрак район кулланучылар җәмгыятенә хәзерләүче булып күчә. Пенсиягә чыккач, озак кына еллар авылда сөт җыючы булып эшли. Зөһрәбикәсе белән татулыкта гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, тормыш авырлыклары үзенекен итә, Зөһрәбикә 66 яшендә үк бакыйлыкка күчә. Ә Мулламөхәммәт балаларының тәрбиясендә яшәп, 2001 елда мәрхүм була.
Гөлфинә СӘЛИМОВА, ветеран-журналист.