Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2022, 17:30

Юл хаталарны кичерми

   Юл хаталарны кичерми Юл хәрәкәте хәвефсезлеге һәрвакытта да мөһим, актуаль мәсьәлә булып санала. Ул һәркемнән игътибарлылык таләп итә - анда транспорт йөртүче водительләр дә, җәяүлеләр дә бер-берсенә хөрмәт белән карарга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлы. Соңгы елларда юл хәрәкәтенә кагылышлы кагыйдәләр дә үзгәрде, җаваплылыкны да көчәйттеләр. Үзгәрешләр, нәтиҗәләр бармы, әллә юлларда көрәш һаман дәвам итәме? Бу хакта ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Азат Габидуллин белән аралаштык.

Юл хаталарны кичерми
Юл хаталарны кичерми

   Юл хаталарны кичерми

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге һәрвакытта да мөһим, актуаль мәсьәлә булып санала. Ул һәркемнән игътибарлылык таләп итә - анда транспорт йөртүче водительләр дә, җәяүлеләр дә бер-берсенә хөрмәт белән карарга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлы.

Соңгы елларда юл хәрәкәтенә кагылышлы кагыйдәләр дә үзгәрде, җаваплылыкны да көчәйттеләр. Үзгәрешләр, нәтиҗәләр бармы, әллә юлларда көрәш һаман дәвам итәме? Бу хакта ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Азат Габидуллин белән аралаштык.

-Азат Камилович, бүгенге көндә юлдагы хәвефсезлек - дөньяның бар илләре өчен дә көнүзәк проблема.  Узган ел безнең юлларда күпме юл-транспорт вакыйгасы теркәлде?

-Район буенча юл-транспорт вакыйгаларының 96 проценты водительләрнең гаебе белән булды. Әйе, әгәр дә алар руль артына эчкән хәлдә утырмаса, тизлеген арттырмаса, уйламыйча, алдагы автомобильне узарга тырышмаса, корбаннар да күп булмас иде. Ләкин, үкенечкә каршы, кайсы берәүләрнең ваемсызлыгы аркасында аварияләр теркәлә, һәлак булучылар да күзәтелә. Шулай ук моңа район аша федераль трассаның үтүе дә зур йогынты ясый, чөнки бертуктаусыз төрле маркадагы автомобильләр хәрәкәт итә. Районда узган елда барлыгы 24  авария теркәлде, 4 кешенең гомере өзелде, 29 кеше төрле тән җәрәхәтләре алып дәваханәгә эләкте. Шулай ук балигъ булмаган балалар катнашлыгында 7 авария теркәлде.

Шуны да онытмаска кирәк, яшь буын өчен, иң беренче чиратта, әти-әнисе җаваплы. Инспекторлар туктаткан вакытта ата-ана төрлечә аклана башлый, махсус кресло кыйммәт тора, диләр. Махсус корылмага акчасын кызганып, сабыеның гомерен хәвеф астына куя.

-Аварияләрнең төп сәбәбе нәрсәдә?

-Бүген юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәпләре – рөхсәт ителгәннән тыш тизлекне арттыру, каршы як полосага яки светофорның тыелган сигналына чыгу һәм исерек килеш руль артына утыру. Ел башыннан инспекторларыбыз кагыйдәләргә битараф 1292 водительне административ җаваплылыкка тарттырды.

-Аварияләр саны кимесен һәм кешеләр һәлак булмасын өчен нинди чаралар күрелә?

-ЮХХДИ бүлекчәсе инспекторлары юлларда тәүлек әйләнәсенә эшли. Аварияләр күп булган, хәвефле урыннарны күз уңыннан ычкындырмаска тырышабыз. Рейдларга чыгабыз, алдан анализ эшләп, барлык авылларны үтәргә тырышабыз, аеруча ял, бәйрәм көннәрендә. Балалар, үсеп килүче яшь буын белән дә эш һәр чак алып барыла. Монда безнең бүлекчә мәгариф, яшьләр бүлекләре белән берлектә эшли. Төрле профилактик чаралар – КВН, викториналар, әңгәмәләр үтеп тора, пропаганда буенча инспекторыбыз Гөлнара Әлтапова балалар бакчаларында, мәктәпләрдә еш чыгыш ясый.

Шуны да әйтеп үтергә кирәктер, әлеге вакытта без 816 км озынлыктагы (шуның 474 км – тәбәкара, 50 км – федераль, 292 км – урындагы) юллар өчен җаваплы. Безнең өчен ял, бәйрәм көннәре юк. Бүлекчәдә 3 автомобиль исәпләнә, узган ел 2 машина кайтты. Аларда тизлек билгеләүче (скоростемер), алкотестор, пыяланың тонировка күләмен үлчәүче приборлар һ.б. белән җиһазландырылган.

-Кагыйдәләрдәге соңгы үзгәрешләр буенча нинди фикердәсез? Җаваплылыкны арттыру аварияләр санын киметүгә булышлык итәчәкме?

-Юлда бер гаепсез кешеләр һәлак була, зыян күрә.Аларның өзелгән гомере өчен юл кагыйдәсен бозучы җавап бирергә тиеш. Яңарак кына тетрәндергеч юл фаҗигасе булды. Мәскәү-Уфа юлында, Исәмәт авылы янында “ВАЗ-21099” һәм каршы килүче  «Volvo FH-Trucks» йөк машинасы бәрелешә: 35 яшьлек ир-ат һәлак була. Вакыйганың сәбәбе, җиңел машина водителе кагыйдәне тупас боза. Өстәвенә, элегрәк исерек хәлдә йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы да мәгълүм. Гомумән, бер акылсыз кеше өчен башкалар зыян күрә. Әгәр кеше исерек килеш рульгә утырмаса, юл хәрәкәте кагыйдәсен төгәл үтәсә, ул штраф та түләмәячәк, төрмәгә дә утырмаячак, фаҗигаләр дә булмаячак. Юлда һәрберебез аңлы булырга, үзебез өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә җаваплы икәнлегебезне төшенергә тиеш.

-Азат Камилович, гәзит укучыларга нинди теләкләр  әйтер идегез?

- Юлда бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булырга кирәктер. Юл бирмәү, кинәт машинаның алдына чыгу кебек күренешләр күп очрый. Шуңа да юлда йөрегәндә бер-беребезне хөрмәт итәргә чакырам. Водительләр дә, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен төгәл үтәсә, аварияләр дә, югалтулар да бу кадәр булмас иде. Юл хаталарны кичерми, шуны онытмаска кирәк. Әгәр дә барыбыз да кагыйдәләрне төгәл үтәсә, күңелсез вакыйгалар да әзерәк булачак. Һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, исән-имин юллар телим.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез.

Әңгәмәдәш – Лира Гәрәева.

 

 

 

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: