Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2022, 15:20

Концертка рәхим итегез!

Илшат Сибәгатуллин 31 март көнне 19.00 сәгатьтә илешлеләргә район мәдәният сараенда “Бергә булуларга ни җитә” дип исемләнгән хәйрия концерт программасы тәкъдим итә.

Концертка рәхим итегез!
Концертка рәхим итегез!

Районыбыз соклангыч шәхесләргә бай. Якташыбыз, Югары Манчар авылы егете, “Дуслык моңы – 2002” Гран-при иясе, “Туган тел” конкурсы дипломанты, “Ирәндек” моңнары озын көй конкурсы лауреаты, И.Шакиров исемендәге татар җыры башкаручыларының конкурс лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырчы Илшат Сибәгатуллин шундыйларның берсе.  Соңгы вакытта аның җырларын “Юлдаш”, “Ашкадар” радиосыннан тыңларга, “БСТ”, “Курай” һәм “Туган тел” каналларында клипларын карарга мөмкин. 

Илшат Сибәгатуллин 31 март көнне 19.00 сәгатьтә илешлеләргә район мәдәният сараенда “Бергә булуларга ни җитә” дип исемләнгән хәйрия концерт программасы тәкъдим итә.  Анда “Җырлыйк әле” телевизион тапшыруның популяр алып баручылары Алина һәм Азат Кәримовлар катнашачак. Концерттан кергән акчалар районыбызда авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, балаларга юнәлтеләчәк.

Хөрмәтле райондашлар, концертка көтеп калабыз.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: